Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
6 декабрь 2024, 13:25

Бүләкләделәр

Росгвардиянең Салават Юлаев исемендәге батальоны яугирләре махсус хәрби операция зонасында куелган бурычларны удышлы һәм намус белән үтәде.

Бүләкләделәр
Бүләкләделәр

Росгвардиянең Салават Юлаев исемендәге батальоны яугирләре махсус хәрби операция зонасында куелган бурычларны удышлы һәм намус белән үтәде. Яугирләр вакытлыча урнашкан хәрби часть территориясенә кайта башлаган. Кайсылары госпитальгә, кайсылары ялга кайтып киткән. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән яуда аеруча тырышлык күрсәткәннәрне дәүләт бүләкләре белән бүләкләделәр.

Подразделение командирлары һәм сугышчылары генерал Шәйморатов медале белән билгеләнде. Тантананы кыр шартларында Башкортстан башлыгының  РФ Милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе  Артур Юмагужин үткәрде. Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстан сугышчылары хәрби бригада командованиесендә яхшы исәптә. Башкортстан хәрбиләре махсус операциядә республика башлыгына финанс һәм гуманитар ярдәме,  аеруча Радий Хәбировка гаиләләренә ярдәм иткәне өчен рәхмәтле.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: