Барлык яңалыклар

Тулай торак өчен түләмәячәкләр

МХОда катнашучыларның балалары тулай торак өчен түләүдән азат ителергә мөмкин.

Тулай торак өчен түләмәячәкләр
Тулай торак өчен түләмәячәкләр

«Гадел Русия – Дөреслек өчен» партиясе рәисе Сергей Миронов һәм фракция депутаты, Думаның фән һәм югары белем комитеты рәисе Сергей Кабышев Дәүләт Думасына махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын студентлар тулай торагында яшәгән өчен түләүдән азат итү турында закон проекты тәкъдим итәргә ниятли. Бу хакта ТАСС агентлыгы партиянең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. Закон проекты, студентлар тулай торагында урнашкан өчен түләүдән азат ителә торган затларның даирәсен киңәйтеп, «Россия Федерациясендә мәгариф турыда»гы канунга үзгәрешләр кертүне күздә тота. РФ Кораллы көчләрендә, РФ милли гвардиясе гаскәрләрендә хезмәт итүче, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган яки контракт төзегән махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына бушлай яшәү хокукы бирергә тәкъдим ителә. Әлеге хокукны Донецк Халык Республикасы Кораллы көчләре, Луганск Халык Республикасы Халык милициясе, Донецк һәм Луганск халык республикалары хәрби берләшмәләре һәм органнары составында 2014 елның 11 маеннан бирле хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан затларның балаларына да бирергә ниятлиләр. Миронов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта махсус хәрби операция ветераннары тулай торакта яшәгән өчен түләүдән азат ителсә дә, аларның балалары өчен мондый ташлама каралмаган.
Чыганак: vatantat.ru

Фото: photo.sfu-kras.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: