Барлык яңалыклар

Төп бурычларның берсе – хәрбиләргә ярдәм итү

Төп бурычларның берсе – хәрбиләргә ярдәм итү
Төп бурычларның берсе – хәрбиләргә ярдәм итү

Радий Хәбиров Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле белән киңәшмәдә катнашты.

«Румия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Анатольевич Комаров округ төбәкләре башлыклары белән үткәргән киңәшмәдә катнашты", - дип хәбәр итте социаль челтәрләрдә республика башлыгы Радий Хәбиров. 

Иң мөһим бурычларның берсе – МХО катнашучыларын тыныч тормышка, икътисадка һәм социаль проектларга интеграцияләү, аларның гаиләләренә комплекслы ярдәм күрсәтү.

Әйткәндәй, Башкортстанда хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына 40 тан артык социаль ярдәм чарасы гамәлгә ашырыла. Республикадан мобилизацияләнгәннәр өчен 138 гуманитар конвой җибәрелде. Радий Хәбиров инициативасы белән 2025 ел республикада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары елы дип игълан ителде. Президентның Тулы вәкаләтле вәкиленең аерым контролендә – дәүләт башлыгы Владимир Путин инициативасы белән чыккан 14 милли проектны гамәлгә ашыру. Башкортстанда 2024 елда алар буенча финанслауның гомум күләме 34,9 млрд сумнан артык тәшкил итә, шуларның 23,7 млрд сумы-федераль акчалар.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: