-5 °С
Болытлы
Дәүләкән районындагы “Zа наших хәйрия остаханәсе”нә йөрүче хатын-кызлар махсус хәрби операция сугышчылары өчен яңадан-яңа ярдәм чаралары уйлап табып тора. Бу юлы алар сүнми торган шырпылар ясый башлаган. Бу хакта республиканың ЦУРында сөйләделәр.
Ир-егетләребезне кайгыртучы ханымнар ясаган шырпылар көчле җилдә дә ярты сәгать дәвамында яна ала, ди. Шырпылар дымлы һавага да чыдам, ди.
Чыганак: bashinform.ru