Барлык яңалыклар

Махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалганнарның якыннары да ярдәмсез калмас

Радий Хәбиров бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде. 

Махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалганнарның якыннары да ярдәмсез калмас
Махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалганнарның якыннары да ярдәмсез калмас

Башкортстан Башлыгы белән "Туры элемтә" вакытында Радий Хәбиров хәбәрсез югалган дип саналган МХО катнашучыларның гаиләләре һәм туганнары өчен ярдәм чараларын киңәйтергә кушты.

"Хәрби хезмәткәрнең хәбәрсез югалуы аларның туганнары өчен эмоциональ яктан бик авыр. Аларның, алгы сызыкта һәлак булганнарныкы кебек, белешмәләре (справка) һәм башка төрле документлары булмагач, якыннары дәүләттән бернинди ярдәм дә ала алмый, ташламалар да булмый. Республика Хезмәт министрлыгы белән без бу мәсьәләне хәл итү турында уйлаячакбыз", - диде төбәк җитәкчесе.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: