Махсус хәрби операция барган урынга чираттагы командировкада “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты журналистлары Запорожье юнәлешендә сугышкан яугирләр белән очрашты. Араларында “Радий” позывнойлы яугир дә бар иде.
Бу атаманы аңа Саратовта бирәләр. “Башкортстан Башлыгына бик нык ошагансың”. – диләр.
“Радий” хезмәткә китәр алдыннан шушы нәшрият йортында “Тамаша” журналында эшли, МХОга аны бөтен матбугат йорты белән озаталар. Үзен озатырга килгән Вәдүт Исхаков, Айнар Байбулатов, Илшат Зариповка ул бары тик ихлас рәхмәт хисләре белән искә ала.
Өеннән мең чакрым ераклыкта булса да, аның янында якташлары. Дистәләрчә чакрымнарга сузылган оборонада башкортлар, татарлар, чуваш, мордва, руслар. Алар монда барсы да бертуган.
Хезмәткә килгән беренче көннәрдә монда бернәрсә дә булмый. Көне-төне окоплар казыйлар, блиндажлар төзиләр. “Радий” монда санитар һөнәрен үзләштергән, медицина курслары үткән. Ике ел элек алар бөтенләй икенче кеше булуларын әйтә.
Якташлар җибәргән ярдәмнәр килеп җитә, ди ул. Чишмә районыннан, Уфа шәһәренең Совет, Киров, Октябрь районнарыннан аеруча күп килә. Монда чиста су да алтын урынына. Гуманитар йөкләр төрле тарафлардан килә, “Радий”ның туган авылы – Красный Яр да читтә калмаган. Ялга кайткач волонтерлар аңа маскировка челтәрләре биргәннәр. Челтәрләрнең төсе фронтның алгы сызыгындагы табигать төсенә туры килгән: позицияләрне дошман күзеннән яшерергә ярдәм иткән.
“Радий”ны өендә ике баласы көтә.
Автор:Ринат ШАЙБАКОВ
Чыганак: resbash.ru