Медицина батальонында хезмәт итүче “Волжский”позывнойлы хәрби алгы сызыкта бер көчекне тапкан. Аңа Арей дип кушамат таккан. Дүрт аяклы дус сугышчылар өчен чын-чынлап талисманга әверелгән: алар белән окопларда яшәгән, Кременная тирәсендә заданиеләргә йөргән. Шулай да маэмайга алгы сызыкта җиңел булмаган, шуңа “Волжский” аны Башкортстанга гаиләсе янына кайтарып җибәрергә булган. Ярдәмгә Халык фронтының Яшьләр канаты волонтерлары килгән. Алар ул вакытта Курскида эшләгән һәм “Волжский”ның үтенечен үтәргә булган.
“Безнең әтиебез ул көчек өчен “әни” булган дисәң дә була. Нәни көчекнең күзләре дә ачылмаган булган әле, ә ачкач, ул иң элек иремне күргән. Бер тотам калмый аның артыннан йөргән. Шуңа егетләр дислокация урыннарын алмаштырган вакытта көчекне калдырудан яисә югалтудан курыкканнар”, – ди “Волжский”ның хатыны Регина.
Арей поездда һәм машинада 1500 километрдан артык ара үткән: дүрт төбәк һәм биш торак пункт аша юл узган. Көчек булуына карамастан, ул – чын герой.
Бәләбәйдә яңа гаилә әгъзасын сугышчының хатыны һәм ике баласы каршы алган. “Хәзер әтинең Җиңү белән кайтуын көтеп аласы калды!” – диләр алар.
Чыганак: "Башкорт батальоны" Телеграм-каналы.