Барлык яңалыклар

Йөздән артык сугышчы туган ягына кайтты

Без сезне сагынып көттек!

Светлана Мостафина.
Фото:Светлана Мостафина.

Кичә Уфаның Совет мәйданында шат кәефле кешеләр күп иде. Башкалабыз МХОдан кыска вакытлы ялга кайткан  Салават Юлаев исемендәге махсус билгеләнештәге башкорт батальоны сугышчыларын каршы алды.

Туган якларга йөздән артык хәрби кайтты. Аларны туганнары һәм якыннары каршы алды. Сугышчыларны БР хөкүмәте вице-премьеры вазифаларын башкаручы Ирек Сәгыйтов сәламләде. Ул аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм дәүләт бүләкләре белән бүләкләде.

"БР Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән „Салават Юлаев“ исемендәге Милли гвардия гаскәрләренең махсус билгеләнештәге батальоны хәрбиләрен МХО уздыру зонасыннан чираттагы командировкадан кайтканнан соң чын күңелдән сәламлим, — дип мөрәҗәгать итте сугышчыларга Ирек Сәгыйтов. — Без бөтен республика, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән сезнең өчен борчылдык. Сугышчан бурычларны уңышлы үтәгәннән соң тулы составта Башкортстанга кайтуыгызга шатмын. Сез чираттагы тапкыр югары мораль һәм сугышчан әзерлек күрсәтеп, илнең югары башкомандующие Владимир Путин куйган бурычларны уңышлы үтәвегезне исбатладыгыз. Без сезнең белән горурланабыз. Сезнең батырлык һәм Ватанга тугрылыгыгыз-үсеп килүче буын өчен үрнәк”.

Хәрби операциядә катнашучылар, шул исәптән хәрби хезмәткәрләр һәм үз теләкләре белән МХОда катнашучылар өчен ярты ел саен 14 көнлек ял каралырга тиеш. Бу хакта президент Владимир Путин 2023 елның февралендә Федераль Җыенга Юллама барышында белдерде. Отпуск чорына юлга киткән вакыт  кертелмәскә тиеш, дип ассызыклады Путин. Президент сүзләренчә, һәр сугышчының туганнары һәм якыннары белән вакыт уздыру мөмкинлеге булырга тиеш. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: