Барлык яңалыклар

МХОдан кайткан Юлай Ильясов үз вазифасына керешкән

Бер ел элек ул контракт төзегән иде. 

Юлай Ильясовның социаль челтәреннән.
Фото:Юлай Ильясовның социаль челтәреннән.

Юлай Ильясов Куергазы районы хакимияте башлыгы вазифасына керешкән. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

“МХО зонасыннан кайтканнан соң беренче эш оперативкасын үткәрдем. Районда төрле мәсьәләләр һәм проблемалар кимемәгән. Әмма артмаган да. Арытаба эшлибез”, –дип язган ул.

Исегезгә төшерәбез, Юлай Ильясов МХО зонасында хезмәт итү карарын узган елның октябрендә кабул иткән иде. Ул бу хакта махсус операция игълан ителү белән уйланганын әйткән иде. Юлай Ильясов контракт буенча хезмәт итә башлаганчы гуманитар миссияләр  белән алгы сызыкка берничә тапкыр барып кайтты. Соңыннан исә үзен МХОдагы якташлары белән бер сафта күрергә теләгән.

Үзенә “Самурай” позывное алган Юлай Ильясов бу хакта болай дигән иде:

МХО зонасына мин иң элек патриотизм тойгысын уйлап бардым. Бу хакта күп пафослы сүзләр сөйләргә була. Беләсезме, президентыбыз Владимир Путин нәрсә ди: “Сугыш котылгысыз икән, беренче булып сук”. Шуңа мин монда да инде. Элекке эшем һәм район өчен борчылмыйм. Районда эшкә сәләтле командам калды, алар бардык мәсьәләләрне хәл итәләр. Ә мин инде Ватаным минсез булыдра алмас дип уйлап бирегә килдем. Ярты елымны хезмәт иттем. Контрактны тагын ярты елга озайттым  Озайттым, чөнки яшь егетләр килде. Аларны өйрәтергә кирәк. Безнең тәҗрибәбез бар, аны башкалар белән уртаклашырга кирәк.  Ялга кайтып килдем. Өйдә рзхәт инде, барысын күрдем, туган яклар сагынылган. Әмма барыбер бирегә күдел тартты. Сугышчан иптәшләрем янына барасым килде, алар да мине көткән. МХОга барырга теләүчеләргә шуны әйтәм:  бу – дөрес карар. Ватанны сакларга кирәк”.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: