Чакмагыш авылы 1нче урта мәктәбе укучылары районда беренчеләрдән булып якташ яугирләргә бик кирәк булачак әйберләр ясауга керешкән.
Югары сыйныф укучылары остазлары Р. Сәләхова һәм А. Әхмәдиева җитәкчелегендә махсус хәрби операциядә катнашучы якташ яугирләребезгә кыр шартларында юыну, чистарынып алу мөмкинлеге бирүче “армия душы” ясый башлады. Аның уникальлеге шунда ки, аны поход-кыр шартларында су аз булган очракта да, кул астында мунча кирәк-яраклары булмаганда да кулланырга мөмкин.
“Мондый юыну ысулы – хәрби заданиедә озак булган солдатларыбыз өчен чын-чынлап ярдәмгә килүче, гигиена чараларын саклау чарасы”, – ди әлеге волонтерлык акциясенең инициаторы, 1нче урта мәктәп директоры Алмаз Бикмөхәммәтов.
Волонтер көне алдыннан мәктәптә мондый игелекле эшләрдә катнашып, һәркем яшьтән үк үзенең гражданлык позициясен күрсәтә. Мондый матур эшләренең МХОда катнашучы якташларыбызга да чын ярдәм булачагына алар шикләнми.
Мәктәп педагоглары һәм укучылары коры душ әзерләү эшенә бердәм тотындылар. Бүгенге көнгә аны 100 данәдән артык ясаганнар да инде. Ниятләре – 1000 данәгә җиткерү, дип хәбәр итте безгә районның "Игенче" гәзите хәбәрчесе Лиана Ханмурзина.