Район башлыгы Реканс Ямалиев Донбасска тагын үзе барды.
Чакмагышлылар махсус хәрби операция зонасына 28нче гуманитар йөкне тапшырып кайтты.
“Без Донбасска сәфәребезне тәмамлыйбыз. Кичә Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә мобилизацияләнгән егетләргә барып җиттек.
Егетләр янына килгән саен, безнең сугышчыларга хас көч, чыдамлылык һәм рух ныклыгын аңлыйсың. Без сезнең белән горурланабыз, Сезгә ышанабыз, исән-сау һәм җиңү белән көтәбез! Безнең командага - Насыйров Айдарга, Гомәров Ләбибкә, Әхмәтшин Ленарга - рәхмәт. Алга таба да Ватанны саклаучылар белән элемтәдә торачакбыз! ” – ди язды Чакмагыш районы хакимите башлыгы Реканс Фәнил улы якташлар янына барып җиткәч ВКонтактеда үз битендә.
Реканс Фәнил улы якташларга намуслы хезмәтләре һәм хәрби бурычларына тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде. Үз алдына куйган бурычларны үтәүче егетләргә гуманитар ярдәм, өйләреннән әзерләнгән посылкаларны тапшырдылар.
Бу изге эштә районның М.Шәйморатов исемендәге волонтарлар штабы актив эшли. МХОдагы һәр якташыбыз район халкы өчен үз баласына әверелде, дисәм дә яялгышмама. Шатлылар да, кайгылар да уртак безнең. Исән-сау гына, бурычларыгызны үтәп, гаиләләрегезгә иминлектә кайтырга язсын, егетләр.