- Махсус хәрби операция башлануы турында игълан иткәч, мин журналистларга анда һичшиксез булырга кирәклеген аңладым. Иң беренчеләрдән булып БСТ телеканалыннан коллегалар китте, ә басмалар күпмедер вакыт читтә калды,- дип искә ала Вәдүт Гайфулла улы.
Бу мәсьәләне өйрәнгәч, Вәдүт Исхаков ул вакытта Башкортстанның беренче вице-премьеры Азат Бадрановка мөрәҗәгать итә, ул инде МХО зонасында 3нче армия корпусының политбүлек офицеры булып хезмәт итә. Азат Шамилевич журналистлар гильдиясе инициативасын хуплады һәм аларның эшен тулысынча контрольдә тотты. Ә иң мөһиме бит – махсус хәрби операция зонасында куркынычсызлык.
Узган ел «Башкортстан» гәзите баш мөхәррире МХО беренче командировкага китте. Шуннан бирле Вәдүт Гайфулла улы Донбассның барлык шәһәрләрен диярлек йөреп чыкты. Юлын легендар башкорт генералы Миңнегали Шайморатов җирләнгән Кызыл Нурдан башлады. Алга таба – Луганск, Донецк, Кременная, Снежное, Сватово, Запорожьега якынрак-Днепрорудное, Бердянск, Мелитополь, Мариуполь һәм башка бик күп җирләрдә булды.
- Минем өчен иң авыры беренче сәфәр булды. Без экипаж составында бардык һәм материалның ничек аталачагын белә идек — «Үз күзләребез белән». Күргәннәребезнең барысын да халыкка җиткерергә теләдек. План бар иде, авырлыкларга әзер булдык. Ләкин моның никадәр авыр булачагын күз алдына да китерә алмадык. Без моңарчы беркайчан да сугыш хәрәкәтләрен күрмәдек һәм алар турында бабаларыбыз сөйләгәннәрдән генә белдек. Солдатлар белән инде берничә ай яшибез, дигән хис туды. Өйгә кайтканда, ул кичерешләр җибәрми. Күңелең белән син һавада пилотсыз очкычлар оча торган җимерек шәһәрдә калачаксың. Мөгаен, шуңа күрә мин МХО зонасына биш тапкыр барганмындыр - йөрәк даими рәвештә шунда тарта, - дип бәян иткән Вәдүт әфәнде "Молодёжная газета"га. - Анда булганнар мәңгегә үзгәрә, дип уйлыйм. Кайвакыт МХО журналист сыйфатында гына бару теләге барлыкка килми, һәм кайбер тәвәккәл егетләр чыннан да кулларына корал алалар һәм Ватанны яклауга басалар. Мәсәлән, тележурналистлар Рәфыйк Әхмәтшин, Байтулла Фәткуллин үз теләкләре белән киттеләр бирегә. Махсус хәрби операция зонасына сәфәрләр командировкалар гына түгел, ә журналист миссиясенең мөһимлеген тирән аңлау дәлиле булды. Журналистлар МХО зонасындагы вакыйгалар турында сөйләп кенә калмый, ә хәрби хәрәкәтләр зонасындагы кешеләрнең хисләрен һәм кичерешләрен дә җиткерә, укучылар вакыйгаларның әһәмиятен аңлый һәм бәяли алсын өчен тулы, объектив картина тудыра.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.