Егетләр хәзер җәрәхәтләрдән соң ялда булуларын, хәрби госпитальләрдә дәвалану узуларын сөйләделәр. Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, республика кирәк булганда хәрбиләрне өстәмә реабилитацияләүдә ярдәм итәргә әзер.
Яугирләр, үз чиратында, республика хастаханәләрендә дәвалауны оештыру мәсьәләсен карауны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бу тема республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм хәрби комиссариат белән берлектә җентекләп тикшереләчәк. Очрашуда хәрбиләр шулай ук республика җитәкчелегенә һәм якташларына гуманитар йөкләр җибәргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, махсус хәрби операция башланганнан бирле Башкортстан Донбасска 138 гумконвой җибәрде.
Радий Фәрит улы шулай ук дөнья иминлеге өчен яу кырында булган егетләр гаиләләренең ничек яшәве, аларга өстәмә ярдәм кирәкме-юкмы икәнлеге белән кызыксынды. Хәрбиләр ассызыклавынча, бу планда бернинди кыенлыклар да юк. Яугирләр гаиләләренә ярдәм күрсәткәне өчен республикага рәхмәт белдерделәр.
Күрешү азагында Башкортстан Башлыгы һәр муниципалитетта һәлак булган якташларыбызның истәлеген мәңгеләштерү буенча эш алып барылуын билгеләп үтте. МХО тәмамланганнан соң Уфада да зур мемориаль комплекс барлыкка киләчәк.
– Безнең бурыч — һәркемнең батырлыгын истә тоту, — дип йомгаклады сүзен Радий Хәбиров.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Башлыгы порталы.