-2 °С
Болытлы
Башкортстанның Ишембай районыннан Зөбәрҗәт һәм Юлай Насыйровлар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен мендәрләр тегәләр.
Ишембай хакимиятенең социаль челтәрләрендә язылуынча, Насыйровлар бәләкәй мендәрләрне тегү өчен үз материалларын куллана.
Мондый мендәрләр урынны күп алмый һәм аларны йөртү дә уңайлы, ди гаилә әгъзалары. Шуңа алгы сызыкта мендәрләргә ихтыяҗ зур.
“Насыйровлар гаиләсенә һәм битараф булмаганнарга гуманитар ярдәм өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез, ныклы сәламәтлек телибез” диелгән хакимият сайтында.