Барлык яңалыклар

Кыска вакытлы ялдан соң юлга кузгалдылар

Безне анда дуслар көтә, ди яугирләр.

https://mgazeta.com
https://mgazeta.com

Кыска вакытлы ялга кайткан бер төркем яугирләр бүген иртән “Уфа-Арена” спорт комплексы каршындагы мәйданнан махсус хәрби операция зонасына юлланды. Ике атна ял иткәннән соң алар яңадан хәрби бурычларын үтәүне дәвам итәләр.

Аларны озатырга гаиләләре, туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре килде. Алар белән бергә МХО зонасына посылкалар һәм маскировка челтәрләре җибәрелде.

Башкортстанның хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе майор Егор Егимов солдатларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм тизрәк өйләренә җиңү белән кайтуларын теләде.

– Ял яхшы үтте, мин аны гаиләм белән үткәрдем, – дип хисләре белән уртаклашты “Кент” позывнойлы яугир. – Йорттагы эшләрне карадым, машинаны төзәттем, яраткан гаиләм белән ял иттем. Хәзер яңа көч белән егетләр янына кузгалам, алар мине көтә. Без алар белән бик дус, бер-беребезгә ярдәм итәбез.

Аның әйтүенчә, якын кешеләрең яныннан китүе күңелсез, ләкин иптәшләре янына да кайтасы килә. Аларны алыштырасы бар, алар да ялга кайтуны көтә, ди ул.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: