Шул исемдәге кичәдән күргәзмә!
- Бишбүләк районы Дүсән авылында тырыш,уңган хуҗабикәләрне данлау, яшь буында матурлыкка, традиияребезгә омтылыш тәрбияләү максаты белән күркәм чара узды. Гайнетдинова Зоя Кадыйр кызы, Каюмова Рәсимә Хәмзә кызы үзләренең кул эшләре, чигү үрнәкләре белән таныштырдылар.
«Ак калфак»лы ханымнар, китапханә хезмәткәрләре, Мәдәният йорты белән берлектә "Йөрәктән -йөрәккә" дип аталган чара үткәрү өчен жыелдылар. Замана җилләре үзебез җырлап үскән моңлы җырларыбызны оныттырмасын өчен, атаклы җырчыларыбызны искә алдык, аларның үлмәс җырларын башкардык. Шушы илаһи көйләрне иҗат иткән композиторларны хөрмәт белән искә алдык. Кичәбез милли ризыклар белән тулган чәй өстәле артында дәвам итте, аны җыр-моңнарга багышланган мәкаль-әйтемнәр белән бизәдек, – дип хәбәр итте, Бишбүләк районы татар Конгрессы һәм "Ак калфак" оешмалары рәисе Лилия Марсель кызы Мусаева.
– Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә дип, госпиталь өчен кирәк-яраклардан посылкалар, 1200 кап ялан чәе әзерләдек. Безнең көндәлек эшләребез җиңүне якынайтсын! Илебезгә бәхетле тыныч тормыш әйләнеп кайтсын,