Барлык яңалыклар

Журналист Рәмзия Кәримова МХО зонасына эшкә бара

Ул волонтерлар отрядына кушылган. 

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, танылган тележурналист Рәмзия Кәримова, хатын-кыз волонтерлар отрядына кушылып, МХО зонасына хәрби госпитальгә эшкә китә. Якындагы  берничә атна дәвамында аңа авыру һәм яраланган сугышчыларны карауда  медикларга ярдәм күрсәтергә туры киләчәк.

Без коллегабызның бу кылыгы белән горурланабыз, – дип белдерә парламент рәисе Константин Толкачёв. – Республика хатын-кызлары өчен яраланган хәрбиләргә ярдәм итү мөмкинлеге тугач та ул барырга теләк белдереп язылды. Тәүге отрядка эләкмәде һәм хәзер,  кайткан волонтерлрны алмаштырыр вакыт җиткәч, МХО зонасына юллана. Шуны әйтергә кирәк, бу эш түләүсез, хатын-кызлар төп эш урыннарында отпуск алып, шәхси акчаларына йөрәк кушуы буенча бара, кем ничек булдыра ала – шулай ярдәм итә. Медицина персоналы белән иңгә-иң  терәшеп алар яраланган хәрбиләргә төрлечә ярдәм итәчәк, госпитальдәге сугышчыларга янәшәләрендә булмаган туганнарын алмаштырачак.

–Мин  үз илемә рәхмәтле, гомерем дәвамында дәүләт миңа ярдәм итте һәм  югары бәяләде. Хәзер минем аңа ярдәм итәр вакытым җитте. Мин журналист булып эшлим, шуңа җитди суммаларда акча күчерергә мөмкинлегем юк, әмма мин шәхси игътибарым һәм хәстәрлегем белән ярдәм итә алам, – дип сөйли Рәмзия Кәримова. –Ирем һәм зур кызым мине аңлады, карарымны хуплады, кече кызымның җибәрәсе килмәгән иде. Әмма мин позитив уйда. Аңлыйм, әлбәттә, анда әллә нәрсәләр булырга мөмкин, территориядә махсус операция бара бит. Әмма бар да яхшы булыр дигән ышанычтамын. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: