Ике атналык ялдан соң хәрби хезмәткәрләр яңадан хәрби бурычларны үтәү өчен махсус хәрби операция зонасына киттеләр. Хәрбиләр гадәттәгечә «Уфа-Арена» спорт комплексы каршындагы мәйданнан юлга чыга. Аларны туганнары, якыннары, дуслары, хезмәттәшләре озатып кала.
Сугышчылар автобуска рюкзаклар, сумкалар, пакетлар урнаштыра. Туганнары тапшырган посылкалар да, кайгыртучан хатын-кыз куллары белән үрелгән маскировка челтәрләре дә җибәрелә.
- Мин бу ялга ниндидер җитди эшләр планлаштырмадым, - дип сөйләде Уфаның Сипайлово микрорайонында яшәүче «Косяк» позывнойлы яугир. - Гаиләм белән булдым, туганнарым, дусларым белән очраштым. Ялдан үзем белән өй ризыгы алып барам. Анда барысы да җитәрлек, әлбәттә, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгелбез, ә менә өйдәгесен ашыйсы килә. Ял иттем дә, яңадан сугышчан иптәшләргә янына юлланырга, хезмәт итәргә вакыт. Безне Җиңү белән көтегез!
Сугышчыларны тантаналы тезелергә чакыралар, аларны җирле хакимият һәм хәрби комиссариат вәкилләре сәламли.
- Кадерле якташлар, туганнар! -дип мөрәҗәгать итте хәрби хезмәткәрләргә БР хәрби комиссариатының баш белгеч-эксперты, подполковник Дмитрий Смирнов. - Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезгә рәхмәт һәм чиксез ихтирам сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез. Бүген сезнең белән гаиләләрегез генә түгел, бөтен республика, бөтен ил горурлана. Сез, Ватаныбызның суверенитетын саклаучылар, безнең өчен чын батырлык һәм патриотизм үрнәге булып торасыз. Белеп торыгыз, егетләр, сез хезмәт иткән вакытты республика гаиләләрегез, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз турында кайгырта. Без шулай ук даими рәвештә сугышчыларга иң кирәкле әйберләрне җибәрәбез, гуманитар ярдәм күрсәтәбез, социаль-көнкүреш мәсьәләләрен оператив хәл итәбез.
Комиссариат вәкиле сугышчыларга сугышчан бурычларны үтәгәндә кыю һәм батыр булуларын, ә иң мөһиме — үзләрен саклауларын, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.