Барлык яңалыклар

МХОга китәр алдыннан торак сертификатына ия булган

Исән-сау кайтырга язсын!

Киров районы башлыгы Илвир Нурдәүләтовның Телеграм-каналыннан.
Фото:Киров районы башлыгы Илвир Нурдәүләтовның Телеграм-каналыннан.

Уфада яшәүче Владислав МХОда хезмәт итәр өчен Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Документка кул кую белән ул торак сатып алуга сертификатка яи булган. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында  башкаланың Киров районы хакимияте Илвир Нурдәүләтов язып чыккан.

Илвир Нурдәүләтов сүзләренчә, махсус операциядә Владиславның икетуган агай-энеләре, туганарының туганнары һәм дуслары хезмәт итә. Контрактчы үзенә “Волчок” позывноен алган.

“Моңарчы Владислав слесарь булып эшләгән һәм гаилә кору турында уйламаган. Әмма бүген, сертификат алып, ул киләчәк, гаилә һәм балалар турында уйларга кирәклеген аңлаган. Сертификат алу аңа бу хакта уйланырга зур стимул биргән”, – дип яза Илвир Нурдәүләтов.

Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итәр өчен контракт төзергә теләүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны илнең хәрби ведомствосының 117 бердәм белешмә номеры, Ситуацион үзәк номерлары – 122 яисә  (347) 218-19-19 буенча, шулай ук “Мои документы” күп функцияле үзәк офисларында бирә ала. Сайлап алу пунктының телефон номеры  – (347) 248-29-31.

Шулай ук СВО зонасында контракт хезмәте, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар башбат.рф сайтында,  Телеграм чат-ботларында бар. Булачак сугышчыларга яшәү урыны буенча хәрби комиссариатта яки Уфадагы Башкортстан контракты буенча сайлап алу пунктында (Революцион ур., 156) контракт буенча хезмәт итү шартлары турында аңлатырга әзер.

Русия президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. Моңа кадәр Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме арткан иде, ул 505 мең сум тәшкил итә. Уфада контрактчыларга бер тапкыр түләү 400 мең сумга кадәр арткан. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: