Барлык яңалыклар

“Әти янда чакта безгә бик рәхәт”

   диләр Азалия, Әсхәт, Нурия, Алмаз һәм Малик.

“Әти янда чакта безгә бик рәхәт”
“Әти янда чакта безгә бик рәхәт”

диләр Азалия, Әсхәт, Нурия, Алмаз һәм Малик.

   “Биш балам бар һәм мин алар баш очында миналар очуын теләмим, шуңа да контракт төзеп, МХОга киттем”,- ди бүгенге көндә сугыштан яраланып кайткан Нариман Сабирҗанов.

   Борай районына эш сәфәре белән баргач район хакимиятенең социаль эшләр буенча беренче урынбасары Гемир Нуретдинов безне Ваныш авылына, үзенең “Буря” позывнойлы  икетуган (?) энесе һәм аның гаиләсе белән таныштырырга дип алып китте. Без килгәндә өйдә алар хатыны Лилия белән икесе генә иде. Әкренләп балалар да кем укудан, кем спорт түгәрәкләреннән кайта башладылар һәм итәгатьле итеп исәнләшеп, әтиләре белән әңгәмәләшүне тыңларга дип безнең тирәгә урнаштылар. Шулай итеп без, өй тулы халык җыелып, йорт хуҗасын тыңладык.

   -Үсеп килгән балаларыңны калдырып сугышка китәргә нинди максатлар этәрде, әйт әле?

   -Әнә шул “әти” дип өзелеп торган балаларым, тормыш иптәшем Лилия белән тыныч тормышта яшәү, җиңү яулап кайту өчен киттем дә инде,- дип елмая ул.- Ә баштарак гел төшемә керде: үземне әле армиядә хезмәт итәм икән дип, әле сугышта дошманнарга каршы көрәшәм икән дип күрдем. Уйланып йөрдем-йөрдем дә, язмышыма шулай язылгандыр дип, миндә МХОга барасы килү теләге уянды. Хатыннан рөхсәт сорыйм, җибәрми. “Барыбер барам!” дидем, бик тә җәфалагач ул: “Ярый, үзең кара инде!” дип ризалыгын бирде.

   -Менә шул уйлана башлаганнан яу яланына барып эләккәнче күпме вакыт узды?

   -Ике ай чамасыдыр. Апрель уртасында контракт төзедем, ай ахырында инде яу яланына аяк бастым. Әйткәндәй, авылдашлар сизми дә калдылар әле: бер көнне Лилия һәм баҗа белән Нефтекамск шәһәренә кунакка китеп бара идек, “мин контракт төзим әле” дип военкоматка кереп киттем. Соңрак минем арттан баҗа да, аннан кайнеш тә МХОга юлланды. Шулай итеп, бүген бер гаиләдән генә дә өч кеше илебез тынычлыгын саклыйбыз. Горурланам, әлбәттә. Менә күптән түгел кайнеш тә ялга кайтып китте.

   -Хәрби юллар кайдан башланды?

   -Башта Екатеринбургта ике атна әзерлек үттек. Аннан Ростовка самолет белән очтык һәм автобусларга утырып, Донецк халык республикасы җирлегендә урнашкан дислокация урынына барып урнаштык. Озакламый алдынгы-штурм батальоны составында алгы сызыкка кердек, анда беренче керүемдә 22 көн булдым. Бу, әлбәттә, бик озак дип исәпләнә. Чыкканнан соң бер айдан артык ял иттек, берни дә эшләтмәделәр. Көннәр бик кызу торды, урманда күләгәдә яттык, бу Русиягә якын урын иде, дроннар да борчымады. Аннан икенче тапкыр алгы сызыкка керелде, ике көннән соң, инде Сокол авылын кулга төшереп беткән вакытта, дрон ташлаган граната аркасында яраландым. Граната бер метр чамасы ераклыкта гына төшеп шартлады, аннан инде контузия: баш әйләнә, ике аяк та каты яраланды. Сугышка тәүге кергәндә алгы сызыктан яралыларны ташып эвакуацияләү ысулларын өйрәнгән идем, шуңа бу юлы үзем үк, кан агып бетмәсен дип аякларга жгут салдым. Аннан каты яраланган бер иптәш белән шул тирәдәге җимерек йортларның берсендә үзебезнекеләр килеп коткарганны көтеп алдык. Үзебезнекеләр ягына култык таякларына таянып, ике тәүлек чамасы чыктык: эчәргә юк, ашау турында уйламыйсың да анда...

   -Кайда дәваландың?

   -Башта Донецк өлкәсендәге өч госпитальдә яраларны бәйләп вертолетлар ярдәмендә Белгородка чыгардылар һәм Санкт-Петербургка поездда озаттылар. Аннан инде Амур өлкәсенә дәваланырга юл тоттык. Һәркайда ярдәмчел кешеләр очрап торды, аеруча дәвалаучы табибларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Аларның һәркайсы – герой! Күпме сугышчыларга яшәргә көч-дәрт бирә алар, хәлләребезне җиңеләйтү өчен тырыша. Миндә зур ачык яра бар иде, шул ябылып беткәч: “балаларың да күп, көтәләрдер, ярчыкларны алу өчен операциягә кадәр өеңдә көч җыя тор” дип туган якларга озаттылар. Район хакимиятенә рәхмәт: машина җибәреп Уфадан каршыладылар, гомүмән, анда һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торалар. Бер үтенечне дә җавапсыз калдырмыйлар. Ул көнне бар авылдашлар бергәләп каршы алды, моны һич онытырлык түгел.

   -Көч җыеп буламы соң? Яралар тынгы бирмидер инде?

   -Авылда, якыннарым янында тизрәк савыгырга иде исәп. Улларым белән балыкка-урманга йөрештерәм. Кызганычка каршы, машинам автомат коробкалы түгел, анда йөрү авыр. Чөнки аякларда ярчык күп инде, аз гына йөрсәң дә шешәләр. Озакламый госпитальгә операция ясатырга барырга кирәк булачак.

   -Төшләр күрүне яуга чакыру дип кабул иткәнсең. Әйт әле, шул төшләр белән син сугышта күргән нәрсәләр туры килдеме?

   -Теләсә нинди сугыш куркыныч инде ул. Яраланучылар да күп, үлем дә янда гына йөри. “Күз белән каш арасында гына” диме әле халык? Иң авыры, әлбәттә, сугышчан дусларны югалту... Әле мин анда калган “доктор” позывнойлы дустым белән аралашам. Телефон аша сөйләшү юк инде, телеграмм аша гына язышабыз. Ул чын доктор: алгы сызыкта эвакуацияләү ысулларына, укол кадарга да ул өйрәтте. Менә шул белемнәр исән калырга ярдәм итте дә үземә. Әле менә аның тагын “алгы сызыкка җыенабыз”, дип хәбәре килде.

   -Сугышта чакта балаларны, Лилияңне, аның кайнар ашларын күз алдына китерә идеңме?

   -Китермиме соң! Менә кайчан гаиләнең, өйдә пешкән тәмле ашларның кадерен белә башлыйсың инде!  Алгы сызыктагы “коры паек” җиләтә, яуга кергәндә мин кесәгә күбрәк шоколад төяп керергә тырыша идем. Чөнки ул туклыклы һәм күп урын алмый. Ә “Сникерс” кебек тәм-том күп килә иде, аны күпме күтәрә аласың, шулкадәр алып кер (көлә).

   -Кайчан: “сугыштагыларга азык-төлек, корал җитешми икән, кытлык зур икән”, шулай ук: “сугышка бар эчкече, наркоманнарны алалар икән” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Моңа ни әйтер идең?

   -Үзебезнең батальоннан чыгып шуны әйтә алам, дөрес түгел. Ризык – анда җитәрлек, ә коралга килгәндә,  сугышка кергәндә күпме корал күтәрә аласың, рәхим итеп ал: пулемет икән, анысы да җитәрлек. Сугышчылар дигәндә инде, бездә исереп йөрүче дә, наркоманнар да булмады. Командирыбыз “Тигр” позывнойлы кеше. Аның кешелекле дә, батыр да, егетләр өчен җанын бирердәй булып хезмәт итүе барыбызда да хөрмәт уята. Бар җирдә дә шундый командирлар булсын дигән теләктә калам.

   -Тагын яу яланына бару теләге бар дисең. Кайчанрак  булыр дип уйлыйсың?

   -Анда калган  яудашлар көтә бит мине, әлбәттә, барырга кирәк! Тик менә бераз дәваланасы бар, бу көчкә йөргән аякларым белән анда миннән ни файда? Ә иң яхшысы, мин терелүгә, тизрәк дошманнарны җиңеп, егетләребез исән-имин йортларына кайтып җитсеннәр иде! Без җиңәргә һәм тынычлык урнаштырырга бурычлыбыз, шунсыз булмый.

   -Ә сезнең нинди теләкләрегез бар?- дигән сорауны бирәм мин батырның гаилә әгъзаларына. Ә алар, берсеннән-берсе уздырып, болай дип җавап бирә: “Тизрәк сугыш туктасын да, әтиебез гел яныбызда булсын иде! Ул өйдә булганда гына безгә бик рәхәт!”

   Әмин, шулай булсын, изге теләкләрегез чынга ашсын, кадерле Лилиякәй, Азалия, Әсхәт, Нурия, Алмаз һәм Малик! Гаиләгез һәрчак бөтен, түгәрәк һәм бәхетле булсын, изге хыялларыгыз чынга аша күрсен! Тыныч күк йөзе астында яшәргә насыйп булсын барыбызга да.

                                                     Гөлара Арсланова.

                                                     Уфа-Борай-Уфа.

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: