Махсус хәрби операция зонасына Стәрлетамактан иң зур гуманитар ярдәм илткәннәр.
Бу хакта үзенең телеграм-каналында шәһәр хакимиятие башлыгы Эмиль Шәймәрданов хәбәр иткән.
“Безнең белән гуманитар ярдәм төялгән өч фура барды. Бу 60 тоннадан артык. Без сәфәрне Курск өлкәсеннән башладык, әле анда егетләр безнең территорияләрне яклый, аннары МХО зонасына – Донецк һәм Луганск Халык республикаларына, Запорожск өлкәсенә киттек, – дигән Стәрлетамак мэры. – Һәр пункта безне якташлар каршы алды. Алар белән аралашкач, чын сугышчан рух һәм Ватанга мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңлыйсың. Анда барысы да сүзләрсез дә аңлашыла”.
Сугышчыларга елның салкын вакытында иң кирәкле әйберләрне алып барганнар. Алар арасында дроннар, мичләр, генераторлар, техник чаралар, юлсыз урыннарда да йөри ала торган техника, шулай ук адреслы посылкалар да бар.
“Сораган нәрсәләрнең барысын да сатып алдык һәм алып килдек. “БСК”га, безнең предприятиеләргә, халыкка – гумконвойны җыюда ярдәм иткән барысына да рәхмәт. Егетләр барысына да сәлам әйттеләр. Әлбәттә, арыганнары сизелә, ләкин кыю торалар, үз максатларын төгәл аңлыйлар. Аларның кәефе җиңүгә ышаныч уята”, – ди Эмиль Шәймәрданов.