Махсус хәрби операция
23 ноябрь 2024, 15:00

Минем гаиләм

Әйе, әти-әниле булып, энекәшләрем белән тату гаиләдә яшәвем белән мин бик, бик бәхетлемен! Минем гаиләм – минем дөньям, минем байлыгым!

Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле. Үз өендә бәхетле булган кеше – чын мәгънәсендә бәхетле кеше.   Мин дә үземне бик бәхетле саныйм, чөнки әти-әнием, энеләрем, картәнием белән картәтием бар! Мин аларның барысын да бик-бик яратам! Аларның  hәрберсе дә миңа бик-бик кадерле!

Безнең гаилә бик зур hәм тату. Әтием Руслан “Газпром” оешмасында, әнием Раушания район мәгариф бүлегендә эшлиләр. Минем ике энекәшем бар – Искәндәр hәм Надир. Искәндәр гимназиядә өченче сыйныфта укый, ә Надирга әле өч кенә яшь, ул «Миләшкәй» балалар бакчасына йөри. Бер гаиләдә өч малай булгач бик рәхәт, безгә беркайчан да күңелсез түгел.

Картәтием Радик белән картәнием Розалия икесе дә бик озак еллар Каразирек авылы мәдәният йортында эшлиләр. Картәтием, картәнием, әтием hәм әнием дә моңлы җырчылар, районда бер генә мәдәни чара да алар катнашлыгыннан башка үтми. Ә картәтием белән әтием оста баянчылар да әле! Хәзер без дә еш кына алар белән сәхнәдә чыгыш ясыйбыз, җырлыйбыз, биибез. Узган уку елында, гимназиядә гаилә елына багышлап оештырылган смотр концертында гаиләбез белән җырладык. Хәтта ике генә яшьлек Надир энем дә безгә кушылып җырларга тырышты, сәхнәдә үзен иркен хис итте! Җырны башкаргач, Надирның идәнгә кадәр баш июеннән бөтен тамашачылар да көлде, алкышлап кул чаптылар. Гаилә елына багышланган смотр концертында безнең сыйныф параллеле Гран-при яулады!

Каникулларны без авылда үткәрергә бик яратабыз. Шулкадәр рәхәт анда. Җәй көне картәти үз куллары белән төзегән зур бассейнда рәхәтләнеп йөзәбез, чумабыз. Ә бакчаларында нинди генә җимеш агачлары, яшелчә-җиләкләр, чәчәкләр үсми! Саный китсәң, минем генә түгел, Искәндәр белән Надирның да бармаклар саны җитмәячәк бит! Картәниемнең безне – оныкларын сыйлар өчен пешергән ризыклары телеңне йотарлык. Без авылга кунакка килү көннәрен зур түземсезлек белән көтеп алабыз, картәтием белән картәниемнән алган тәэссоратлар безне бик бәхетле итә!

Әлбәттә, кадерле әтием hәм әниемне дә бик нык яратам. Әти белән әни бөтен эшне дә бергәләшеп, киңәшләшеп эшлиләр. Безнең белән дә киңәшләшәләр. Без Искәндәр белән үзебез яраткан футбол  секциясенә йөрибез. Һәрвакыт нурлы өебезгә кайтасы килеп тора! Чөнки монда безне яратучы,  аңлаучы якыннарыбыз көтә. Кайчакта әти-әни безне әз генә ачуланып алса да, аңлыйм: алар безгә фәкать яхшылык кына телиләр, безнең шуклыкларны кичерәләр, яраталар. Мин үзем дә аларны борчымаска тырышам, үрнәкле тәртибем, яхшы укуым, күңелле хәбәрләр белән сөендерәсем генә килә.

Әйе, әти-әниле булып, энекәшләрем белән тату гаиләдә яшәвем белән мин бик, бик бәхетлемен! Минем гаиләм – минем дөньям, минем байлыгым! Җир йөзендәге барлык балаларның да әти-әниле, бертуган абый-апалары, энекәш-сеңелкәшләре булган тату, ышанычлы, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгән гаиләдә бәхетле булып үсүләрен телим!

Данияр Гафаров, Чакмагыш гимназиясенең 5в сыйныфы укучысы.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас