Барлык яңалыклар

“Алга карап яшәргә тырышабыз”

Башкортстаныбызның кыю ир-егетләре, батыр уллары махсус хәрби операция башланган беренче көннәрдән үк ил алдындагы бурычны  үтәүгә җаваплы карадылар.

“Бернигә карамый, алга карап яшәргә тырышабыз”
“Бернигә карамый, алга карап яшәргә тырышабыз”

Башкортстаныбызның кыю ир-егетләре, батыр уллары махсус хәрби операция башланган беренче көннәрдән үк ил алдындагы бурычны  үтәүгә җаваплы карадылар. Бүгенге көндә аларның берникадәр өлеше хәрби хезмәтен тәмамлап, туып-үскән якларына кайтып, тормышларын яңача дәвам итә.

   Шуларның берсе – Бүздәк районыннан 41 яшьлек Рүзил Илдус улы Рөстәмов. Мобилизация буенча МХОда катнашкан Рүзил һәм аның гаиләсе бүгенге көндә ничек яши? Тормыш-көнкүрешләре нинди? Шушы көннәрдә без, “Өмет”челәр, яугирнең хәл-әхвәлләрен белешеп кайттык. Рөстәм һәм аның тормыш иптәше Альбина белән Бүздәк районының социаль координаторы бүлмәсендә очраштык.

    Рузил Рөстәмов Бүздәк районының  Сыртлан авылында туып- үскән. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң армия сафларына алынган. Солдат хезмәтеннән соң районның юл хезмәтендә эш башлаган.

    Тормыш иптәше 32 яшьлек Альбина – белеме буенча укытучы. Рөстәмовлар ике бала тәрбиялиләр: кызлары Розалия сигезенче класста укый, төпчекләре Радик балалар бакчасына йөри – декабрь аенда аңа 6 яшь тула.

 - Махсус хәрби операция башлангач, 2022 елның 26 сентябрендә мобилизация буенча МХОга алдылар, - дип сөйләде ул безгә. - Бер ай хәрби укуларда булдым.  Аннары хәрби хәрәкәтләр барган зонага юлландык. Безнең бурыч – оборона, конкрет территорияне саклау иде. Кызганычка каршы, берникадәр вакыттан соң яраландым.  Якындагы госпитальгә алып киттеләр.  Анда дәвалануым ярты елга сузылды.  Табиблар сәламәтлегемне исәпкә алып, хәрби хезмәткә яраксыз дип таптылар һәм  2023 елның 14 июнендә мине комиссовать иттеләр.

     “МХОда катнашуым тормышка булган карашымны тамырыннан үзгәртте, - дип исәпли Рүзил. – Гаиләмнең, якын кешеләремнең кадерен тагын да ныграк белергә өйрәндем. Тормыш кыйммәтләрен ныграк аңлый башладым. Ходай биргән һәр көннең кадерен белеп, аны файдалы итеп үткәрергә тырышам. Җаваплылык хисе арта төште. Әле вакытның күбрәк өлеше хатыным һәм балалар белән үтә инде.”

     Яраланганнан соң Рүзилгә икенче төркем инвалидлык биргәннәр. Реабилитация үткән, район дәваханәсендә дә дәваланган. Аңа 2024 елның гыйнвар азагында операция дә үткәрергә туры килгән.

    Рүзилнең хыялы – тизрәк тазалыгын ныгытып, эшкә чыгарга. Үзенең хезмәт коллективында эшлисе килә. Гаилә Әмир авылында үзләренең йортында яши. Альбинадан да кайда эшләве белән кызыксындык.

 - Укытучылыкка укыдым, - диде ул безгә. - Балалар бакчасында эшләп алдым. Әлеге вакытта төп эшем – Рүзилне карау, аның тазалыгын кайгырту.  Аны, ышаныч күрсәтеп, авыл биләмәсе депутаты итеп куйдылар. Үзенә беркетелгән участокларга барып йөри. Төрле чараларда катнаша.

    2023 елның 29 сентябрендә Рүзил “Батырлык өчен” ордены белән бүләкләнгән.  Шул ук елның 10 октябрендә  республика көне алдыннан батыр ир-атка Шәйморатов медале тапшырганнар.

   Рүзилнең гаиләсе хөкүмәт тарафыннан МХОда катнашучыларга тәгаенләнгән барлык льготалардан файдалана. Март аенда яугир республиканың “Янгантау” шифаханәсендә санатор-курорт дәвалануы алган. Рөстәмовларга утын әзерләү белән дә ярдәм иткәннәр.

 Бүздәк районының социаль координатры Рүзилне үткәрелә торган барлык чараларга җәлеп итә: ул “СВОя семейная традиция” чарасында, Ватанны саклаучылар, Җиңү көнендә, “Хәтер шәме” акциясендә, “Бәлешфест-2024” республика фестивалендә, Дәүләт флагы көнендә үткән күркәм чараларда катнашкан. “Ватанны саклаучылар” Кубогы вакытында Башкортстан Башлыгы белән очрашуда да катнашкан.

 - Минем бүгенге көндә иң зур шатлыгым – гаиләм, әнием. Исән булуым – зур шатлык! Албинаның да, шөкер, әти-әнисе исән-сау.  Тазалык  какшаса да,  бернигә карамый, күңел төшенкелегенә бирелмичә, алга карап яшәргә тырышабыз. Балаларны үстереп, аякка бастырасы бар. Туган илебезне саклау – бурычыбыз, - ди Рүзил Рөстәмов.

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: