Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Салават шәһәрендә МХОда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган Роберт Биктимеров, Альберт Сафиканов, Илдар Газизов, Денис Кунаккужин, Владимир Баһаветдинов, Линар Гарипов һәм Денис Сафикановның гаиләләре белән очрашты.
Төбәк җитәкчесе геройларының туганнарына Шәйморатов орденнарын тапшырды һәм авыр кайгыларын уртаклашты. Радий Хәбиров шулай ук гаиләләргә лаеклы уллар — чын патриотлар һәм Ватанны саклаучыларны – тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. БР Башлыгы билгеләп үткәнчә, сугышчыларның әти-әниләре, хатыннары һәм якыннары теләсә кайсы вакытта урындагы хакимияткә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.
“Алар – безнең геройлар, һәм безнең максатыбыз – аларны онытмау, һәрчак истә тоту, дип әйтә киләм. Һәм әлбәттә инде, миңа аларның гаиләләренең нихәлдә булуы һәрчак мөһим, аеруча балалар язмышы мөһим. Чөнки безнең бурычыбыз – аларны кайгырту, алар укып, яхшы белем ал алсын өчен”, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
БР башлыгы сөйләвенчә, бүген республиканың һәр шәһәрендә һәм районында һәлак булган якташларыбызның истәлеген мәңгеләштерү буенча эш алып барыла.
"Махсус хәрби операция тәмамлангач, без Уфада зур комплекс төзиячәкбез. Бу барлык һәлак булганнар — сезнең балаларыгыз һәм ирләрегез истәлегенә мемориал булачак", – диде ул.
Чыганак: bashinform.ru