Барлык яңалыклар

МХОда яраланган якташларга ярдәм итә

Ярый әле дөньяда шундый игелекле кешеләр бар!

МХОда яраланган якташларга ярдәм итә
МХОда яраланган якташларга ярдәм итә

Санкт-Петербург башкортлары Корылтае рәисе Гөлназ Ибраһимова махсус хәрби операция барышында яраланып,  Санкт-Петербург госпитальләрендә дәваланган якташларга актив ярдәм итә.

Бар илебез җитди сынаулар кичергән катлаулы чорда яшибез. Петербургта хәрби госпитальләр  күп, анда безнең күп якташларыбыз килә. Белүемчә, биредә әле 7 кеше дәвалана, күбесе операцияләрдән соң. Яңарак килгән ике яшь егетне операциягә әзерлиләр. Якташларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәбез, кирәк-яраклар сатып алабыз, аларны дәвалаган табиблар белән очрашабыз. Егетләрнең сәламәтлеге рөхсәт иткән хәлдә аларны концертлрга, чараларга чакырабыз, алар белән бергә булырга тырышабыз, – дип сөйли Гөлназ Хәләф кызы. – Безнең егетләребез яу кырында гына түгел, тормышта да аерылып торалар. Медиклар сүзләре буенча,  башкортлар – бик ярдәмчел халык. “Без сезгә карап күңелегезнең никадәр киң булуына гаҗәпләнә идек, ә хәзер башкорт солдатларының да нәкъ шундый булуын күрәбез. Кулсыз яисә аяксыз яраланган хәрбиләр янәшәдә операциядән соң яткан  дусларына, башка солдатларга ярдәм итәргә әзер”, – диләр медиклар. Моны ишеткәч мин безнең халык чыннан да мәрхәмәтле һәм  ярдәмчел булуына ышандым.

Гөлназ Ибраһимова билгеләп үткәнчә, Петербург башкортларына сугышчыларның туганнары белән очрашу, чаралар оештыру, милли киемнәр саклау өчен бина кирәк. Шулай ук ул  гыйнварда Баймак районында булган вакыйгалар яктысында бүген Башкорт Корылтае милләтне берләштерүдә аеруча тырышырга тиешлеген әйтте.

Исегезгә төшерәбез, 12-14 декабрьдә “Бөтендөнья башкортлар корылтае (Конгрессы)” халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлегенең алтынчы съезды була. Бу вакыйгада катнашу өчен Уфага Санкт-Петербургта яшәүче өч якташыбыз киләчәк.

Соңгы җанисәп мәгълүматлары буенча, Санкт-Петербургта 3 меңнән артык башкорт яши. 2019 елда төньяк башкалада башкортларның мәдәнияте һәм мәгърифәте көннәре узды, алар якташларыбыз өчен яңа стимул булды. Ул вакытта билгеләнгән барлык максатлар һәм бурычлар үтәлде, проектлар тормышка ашты.

– Без яшьләр белән эшне активлаштырырга, башкорт телен өйрәтүне оештырырга, бию, фольклор ансамбльләрен торгызырга ниятләгән идек. Бүген горурланып әйтә алам: без куйган барлык максатларга ирешелде, — дип уртаклашты Гөлназ Хәләф кызы. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: