Барлык яңалыклар

МХОда хезмәт итүче якташыбыз Жуков медале белән бүләкләнгән

Хәйбулла егете 2022 елдан бирле махсус хәрби операциядә катнаша. 

МХОда хезмәт итүче якташыбыз Жуков медале белән бүләкләнгән
МХОда хезмәт итүче якташыбыз Жуков медале белән бүләкләнгән

Хәйбулла районында туып-үскән һәм әле МХОда катнашучы яугир Жуков медале белән бүләкләнгән.

«Дуга» позывнойлы якташыбыз бу бүләкне дошманның хәрби техникасын һәм үзләрен юк иткән өчен алган.

— 2022 елдан бирле МХО зонасында хезмәт итәм. Безнең артиллерия бригадасы Сватовоны азат итүдә катнашты. Хезмәттәшләре белән бергә дошман колоннасын юк иттек, анда техника да, дошманның тере көче дә бар иде, — дип сөйләгән яугир.

Моннан тыш, "Дуга" махсус операция зонасында күрсәткән батырлыгы өчен "За боевые отличия" һәм Шайморатов медальләре белән бүләкләнгән.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: