БР эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко бу турыда социаль челтәрләрдә хәбәр итте. “Госпитальләрдә ятучы яралыларга ярдәм итәргә үз теләкләре белән китүчеләргә рәхмәт!” – дип язды ул.
Хатын-кыз-волонтерлар белән Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров та очрашты.
Хатын-кыз волонтерларның беренче төркеме эвакуация госпиталендә эшләгән. Анда яу яланыннан яралы солдатларны китерәләр һәм 3-5 көннән ярасының авырлыгына карап төрле хастаханәләргә озаталар. Волонтерлар палаталарда кизх торган, пациентларны саф һавага йөрергә алып чыккан, процедураларга йөрткән. Шәфкать туташларының боларга вакытлары җитми.
Кыйгы районыннан барган шәфкать туташы Зилә Зәйнәшева госпитальда медицина хезмәткәрләренә ярдәм итүләре хакында сөйләгән. Ул МХОда хезмәт итүче улы һәм туганы белән дә очраша алган.
Икенче атнада Луганскига икенче төркем юлланачак. Бу төркемнәргә кушылырга теләүчеләр Гүзәл Науширвановага ttps://vk.com/id822938997 адресы буенча мөрәҗәгать итә ала.