Җырчы яшьләрнең никахыннан тәэсирле, дулкынландыргыч видео куйган. Рөстәм белән Эльвираның бу матур гомер бәйрәмнәрендә туганнары һәм иң якын дуслары шаһит булганнар.
Әнвәр Нургалиев туганының прапорщик булуын һәм икенче көнне МХОга юллануын язган. Туганнары аның үз бәхетен табуына чын йөрәктән шатланган.
“Туй җәй көне булачак. Никах аеручы күңелгә якын чара, - дип язган җырчы. – Туганым кыска вакытлы ялга кайтты, күкрәге тулы медаль һәм кәләше дә чибәр. Күз яшьләрен яшереп булмый, барыбыз да куанабыз һәм дулкынланабыз. Мин мондый хәлләр кинода гына була дип уйлый идем...”
Барсы да Рөстәмнең исән-сау әйләнеп кайтуын көтәчәк!