Барлык яңалыклар

"Кара генерал” даны өчен!"

Гала-концертта сигез районның иҗади коллективлары катнашты.

"Кара генерал” даны өчен!"
"Кара генерал” даны өчен!"

Гала-концертта сигез районның иҗади коллективлары катнашты.

 

Бакалы авылы мәдәният йортында "Кара генерал” даны өчен!" дигән ачык район патриотик җыр һәм бию конкурсының гала-концерты узды. Бу чарада Бакалы, Дүртөйле, Илеш, Кушнаренко, Октябрьский, Туймазы, Чакмагыш һәм Шаран районнарыннан килгән иҗат коллективлары һәм солистлары бердәй балкыды.

 Бакалы мәдәният йортында күп атаклы сәнгать эшлеклеләре хезмәт сала. Бу район хезмәт уңганнары белән горурлана ала. Ә “Кара генерал” – Даян Мурзин ул үзе аерым, мәңгелек тарих.

Район мәдәният ййортында бу чарага ныклап әзерләнгәннәр. Партизан отряды тормышын тасвирлаучы фотозона, Махсус Хәрби Операция барышын чагылдыручы мәйдан, музей экспонатлары урнаштырылган. Чыгышлар көчле булды. Аппаратура яхшы. Балалар сәнгатен үстерүгә зур игътибар бирелә, алар да бик чагу чыгышлар бүләк итте, дип сөйләде безгә җырчы һәм композитор Резида Сабитова.

  Катнашучылар арасында "Сәхибҗамал" оешмасы вәкилләре дә булып, алар призлы урыннар да яулады. Оешманың Кушнаренко бүлекчәсе җитәкчесе композитор, җырчы Резида Сабитова Дилә Булгакова сүзләренә язылган “Балалар бишектә, уятма!” дигән җырны башкарып, икенче урын яулады.

Автор башкаручы, Кушнаренко районы Тукмаклы авылында яшәп иҗат итүче композитор Роза Якупова иҗаты да югары бәяләнде.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: