Барлык яңалыклар

“Иң мөһиме – алар исән!”

Рөстәм хәрби госпитальдә булды.  

“Иң мөһиме – алар исән!”
“Иң мөһиме – алар исән!”

Рөстәм хәрби госпитальдә булды.

 

Көчле холыклы һәм тимер ихтыяр көченә ия ир-егет, блогер Рөстәм Нәбиев безнең барыбыз өчен дә үрнәк.

 

Рөстәм Мәскәү госпиталендә аңына килгәндә, аның янында Уфадан очып килгән кәләше була. Ике аягын югалтуын аңлаган Рөстәм Индирага аерылышырга тәкъдим итә, ләкин кыз аның белән калачагын әйтә. Икесендә бердәй кыю йөрәк булган Рөстәм белән Индира барыбызга да үрнәк шундый ике яшь кеше!

Рөстәм әлеге вакытта БДМУда магистратурада укый. Ул психологияне өйрәнә. Аңа бик зур бурычлар йөкләтеләчәк, чөнки МХОдан кайтучы яугирләрнең күбесе аның ярдәменә мохтаҗ.

 Рөстәм еш кына госпитальләрдә була. Менә чираттагы тапкыр ул Санкт-Петербургта хәрби госпитальдә һәм югары хәрби училищеда булды.  Ул кайда булса да, егетләр белән аралаша һәм бу этапта тормышның бетмәвен аңлата.

 Рөстәм Нәбиев блог алып бара һәм язылучыларны яңа казанышларга илһамландыруын дәвам итә. Аны Русия Ник Вуйчичы диләр.

Госпитальләрдә очрашкан егетләр өчен йөрәге әрнесә дә, исән булуларына сөенә. Һәм ул аларны арытаба да яшәргә дәртләндерә. Тормыш дәвам итә!

 

 

 

“Иң мөһиме – алар исән!”
“Иң мөһиме – алар исән!”
“Иң мөһиме – алар исән!”
“Иң мөһиме – алар исән!”
“Иң мөһиме – алар исән!”
“Иң мөһиме – алар исән!”
“Иң мөһиме – алар исән!”
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: