Барлык яңалыклар

Дүрт бертуган иңне иңгә куеп махсус операциядә хезмәт итә

Исән-сау кайтыгыз, егетләр! 

Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Махсус хәрби операция зонасында Архангель районыннан дүрт бертуган  хезмәт итә. Агай-энеләрнең өчесе  – МХОның тәүге көннәреннән үк, соңрак аларга дүртенчеләре  дә кушылган. Бу хакта  Донбасста эш командировкасы белән барган республика журналистларына агай-энеләрнең  берсе – “Термит” позывнойлы хәрби – сөйләгән.

Сугышчы сүзләренчә, аның туганы  бу җаваплы адымны җентекләп уйлаганнан соң  алдынга сызыкка бару карарын кабул иткән. Бертуганнар төрле подразделениеләрдә  хезмәт итә, шулай да бер-берсенең якынлыгын тоя, барысы да бер зур эш башкарганын белә.

“Бермәлне кыска гына аралашу сеансы вакытында энебез безгә: “Сез МХОда Ватаныбызны яклыйсыз. Мин дә сезгә кушылырга булдым. Абыйларым, мин карарымны яхшы уйладым, барын да үлчәдем һәм тиздән сезнең белән янәшәдә булачакмын. Туган илне сакларга кирәк, һәм без  бергә Җиңүне якынайтачакбыз”, диде. Дөресен генә әйткәндә, бирегә килгән генә вакытта  башта авыр иде. Әмма барыбызбергә булганда кыенлыклар җиңәрлек. Алга таба ниләр булырын кем белә. Иң мөһиме –  алга куелган бурычларны намус белән үтәргә”, – диде “Термит”.

Ул ир-атларның МХОда хезмәт итәргә омтылуы сугышчыларда хөрмәт тойгысы уята, диде. Әмма Ватан сагына басу карары чын күңелдән булырга тиеш.

“Көнбатышта беркем безне көтми. Безнең максат – илебезне көчле һәм хөрмәтле дәүләт итү. Без алга куелган бурычларны ахырына кадәр үтәячәкбез, шикләнмәгез. Җиңү безнеке булачак”, – диде “Термит”.

МХО зонасында хезмәт итү өчен контрактка кул куярга теләгән Башкортстанда яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны илнең хәрби ведомствосының 117 номерлы бердәм белешмә номеры, 122 яки (347) 218-19-19 номеры буенча, шулай ук “Минем документлар” күп функцияле үзәкләрнең офисларында бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: