-4 °С
Болытлы
Баймак районының Җаекбай авылында яшәүче “Ак инәйләр” иҗтимагый оешмасы махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм җыйган. Алар авылдагы “Акташ” кибетендә яугирләр өчен җылы киемнәр һәм беренче чиратта кирәк булган әйберләр җыюны оештырган. “Изгелек” тартмасына әбиләр үзләре бәйләгән оекбашлар, бияләйләр салган. Авылдашлар аеруча Нәзифә Ишбулды кызына һәм авылның башка ак инәйләренә рәхмәт белдерәләр.
Сугыш тизрәк тукталсын, ир-егетләреббез тизрәк өйләренә әйләнеп кайтсыннар!