Дүшәмбе көнне, 25 ноябрьдә, "Башкортостан 24" телеканалында унбер сәгатьлек “Мы вместе! – Без бергә!” махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм йөзеннән патриотик телевизион марафоны узачак. Ул безнең якны дошманнардан саклаучы подразделениеләргә ярдәм итүнең барлык төрләренә багышланачак. Оештыручы булып Бөтенрусия дәүләт телерадиокомпаниясенең республикадагы филиалы – «Башкортостан»телерадиокомпаниясе тора. Телемарафонның туры эфирында волонтерлар, блогерлар, МХО ветераннары, шулай ук Башкортостан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре катнашачак. Трансляция 25 ноябрьдә 09:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр «Башкортостан 24 " телеканалында узачак.