Махсус хәрби операция
18 ноябрь 2024, 11:04

ВСУ дроннары һөҗүменнән соң исән калган серб хәрбие Русия паспорты алган

Андый гражданнар саны бик илдә күп, ди. 

 ВСУ дроннары һөҗүменнән соң һәм минада шартлаганнан соң исән калгач, Сербиядән безнең якта сугышкан хәрби Дарио Ристичка  Русия паспорты тапшырганнар. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итә.

Волк аныклавынча, сугышчыга төп документны Санкт-Петербург полицейскийлары тапшырган. Ант бирү тантанасы хәрби дәвалана торган госпитальдә узган.

“Хәрби РФ гражданлыгын алырга теләгән һәм миграция хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Кыска срокларда аның гаризасы буенча уңай карар кабул ителгән”, – ди Волк.

Моңа кадәр ел башыннан алып махсус операциядә катнашкан 3,3 меңнән артык чит ил гражданнары Русия гражданлыгы алган дип хәбәр иткәннәр иде. Бу Русия Президенты Указына ярашлы эшләнгән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас