Һәйкәлләр ачыла... Тактаташлар ачыла... Ил буйлап. Һәр шәһәрдә... Һәр районда... Һәр авылда... Сугышның ачысы, югалту кайгысының тирәнлеге, аналарның төзәлмәс йөрәк ярасы турында кисәтер өчен, тыныч тормышның кадерен саклауны искәртер өчен ачыла алар...
Борай районы Кузбай авылында да махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Илмир Марсель улы Камалетдиновка тактаташ ачу чарасы узды.
Илмир 1996 елның 25 июлендә Фәйрүзә һәм Марсель Камалетдиновлар гаиләсендә туа. 2003 елда 1 сыйныфка укырга керә. Тәртипле була, спорт белән шөгыльләнә, мәктәп чараларында актив катнаша. Авылдашлары аны бары тик яхшы яктан искә ала, эш сөючән, акыллы бала булды диләр. Гаделлек сөюе, тәрбиялелеге, тыйнаклыгы белән аерылып торган малай үз авылында 7 сыйныфка кадәр укый һәм Борай урта мәктәбендә белем алуын дәвам итә. Ә 2012 елда Мәскәү өлкәсенең Клин шәһәрендә урнашкан Машина төзү колледжына укырга керә. Шунда укып йөргән җиреннән 2015 елның апреледә хәрби хезмәткә чакырыла. Снайпер була ул. Яхшы хезмәт иткәне өчен әти-әнисенә Рәхмәт хаты да килгән. Хәрби бурычын үтәп кайткач, Илмир Марсель улы укуын дәвам иткән. Диплом алып, зур тормыш юлына аяк басып, 2020 елда Мария Шугаева белән гаилә корган. Кечкенә кызлары Полинаны тәрбияләп матур гына яшәп, Шереметьево аэропортында эшләп йөргәндә, 2022 елда туган йортына повестка китереп биргәннәр. Повестканы кулына алмаса да, ул вакытта кайбер яшь ир-егетләрнең кайсы чит илгә, кайсы үз илендә качып-посар урын эзләгәндә Илмир туган авылына кайткан. Махсус хәрби операциягә снайпер буларак чакырылган ул. Кызганычка каршы, 2024 елның җәендә батырларча һәлак булган.
Тактаташ ачу тантанасында Борай районы хакимияте башлыгы урынбасары Гемир Хазетдин улы Нуретдинов чыгыш ясап:
–Тарихка күз салсак, һәр чорның үз герое булган. Илмир Марсель улы – бүгенге заман герое. Бүгенге көндә илебез азатлыгы өчен иң кадерле байлыгын – гомерен корбан иткән якташыбызны хөрмәтләп, батырлыгын мәңгеләштерү өчен шушы бина фасадында тактаташ ачабыз. Мондый тактаташлар үлгәннәр өчен кирәкми, алар исәннәр өчен кирәк. Сугышларны кисәтеп, аларны булдырмас өчен кирәк. Яугирләрнең тактаташлардан карап торган йөзләре безгә канкоештан сак булырга кирәклеген, тынычлыктан да кадерле әйбер юклыгын искәртә төсле. Һаләк булган егетләрнең исемнәре онытылырга тиеш түгел. Безнең бурыч –аларның батырлыкларына баш иеп, туганнарына , әнисенә булдыра алганча ярдәмләшү, –диде.
Һәлак булыр алдыннан Илмир Марсель улына икенче дәрәҗә “Батырлык өчен” медале бирелгән булган. Әмма аны аңа тапшырып өлгермәгәннәр... Гемир Хазетдин улы әлеге кадерле ядкарьне яугирнең әнисенә тапшырды.
Бүгенге көндә Борай районыннан 300гә якын хәрби махсус операциядә катнаша. Иллеләп профессиональ хәрби: полковниклар, майорлар, кичә генә хәрби училище тәмамлап чыккан лейтенантлар бар алар арасында. Мобилизация буенча 69 ир-егет хәрби сафка баскан. Кызганыча каршы, мобилизацияләнүчеләрнең унбише һәлак булган.
Кузбай авыл биләмәсе башлыгыдагы “Сугышчан туганлык” бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының Борай бүлекчәсе рәисе урынбасары Фәнил Байзәви улы Закиров авылдашларына мөрәҗәгать итеп:
–Илмир туган илен яклап, безнең һәркайсыбызның тынычлыгы хакына һәлак булды . Фәйрүзә Гыйләметдин кызына шундый батыр ул үстергән өчен рәхмәтебезне җиткерәм. Якыннарына, туганнарына сабырлык телим. Аларның кайгысын аз гына булса да йомшартырлык нидер эшли алабыз икән, барысын да эшләрбез. Илмир Марсель улы Тактаташлар ачыла... Урынлы булса да, пафослы яңгыраган нотыклар сөйләнә... Ә күңелләрдә бер генә теләк: тынычлык кирәк! Югалту ачысын татыганнар гына аның тирәнлеген аңлый. Аларга Ходай бары тик сабырлык бирсен. Ә калганнарга югалту ачысын татырга да язмасын иде!!!