- Безнең җиде хатын-кызыбыз, дус кызларыбыз хәзерге вакытта Оборона министрлыгы госпиталендә яраланган яугирләрне карыйлар, — дип сөйләде ведомство җитәкчесе социаль челтәрләрдә. — Алар сменалап эшлиләр: 36 сәгать постта, аннары 6 сәгать ял. Волонтерлар Луганск Халык Республикасында ике атна үткәрәчәк, шуннан соң аларны отрядның яңа составы алыштырачак.
Зөһрә Гордиенко БР Башлыгы Радия Хәбировка хатын-кызларның волонтерлар отряды оештыру инициативасын хуплавы өчен, шулай ук битараф булмаган барлык гражданнарга рәхмәт белдерде.
Башкортстанның туризмын үстерү үзәге җитәкчесе Артур Иделбаев та социаль челтәрләрдә бу вакыйга хакында фикерен әйтте.
— Илебезгә безнең һәркайсыбыз ярдәм итәргә тиеш. Җиңү дә халыкныкы булачак, — дип билгеләде ул. — Безнең гүзәл зат волонтерлар белән бергә автобус багажнигында Зөһрә Мәүлитбаевнаның дуслары һәм танышлары җыйган гуманитар йөк тә китте. Алар арасында безнең кечкенә өлешебез — башкорт балының куботейнеры да бар. Мин беләм, кызлар инде уңышлы килеп җиттеләр һәм эшкә керештеләр. Уңышлар сезгә, кадерлеләрем!
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.