Барлык яңалыклар

Чакмагышның батыр улы

Чакмагыш районының Тайняш авыл Советы биләмәсенең Әхмәт җирлегендә туып-үскән Азат Сәмигуллин турында язып үтәсебез килә. Ул үз теләге белән махсус хрби операциягә китеп ил-көн иминлеге өчен изге яуда ремонт батальонында хезмәт итеп кайткан көчле рухлы һәм гаять дәрәҗәдә тәвәккәл булган чын шәхес.

Чакмагышның батыр улы
Чакмагышның батыр улы

Азат Рәүф улы - тормыш иптәше Фирүзә ханым белән ул һәм кыз үстергән, райондашларына үрнәк булып гомер итүче матур гаилә. Кызлары Света - фармацевтика өлкәсен сайлады, ә Булат - чын ир-егетләр һөнәрен сайлап Чакмагыш районының Эчке эшләр бүлегендә эшләде. Балалары бу матур гаиләне оныклар белән дә сөендерделәр. Азат һәм Фирүзә Сәмигуллиннар - район халкы тарафыннан хөрмәт яулаган гаилә. Туганнарына карата да хәерхаклы мөнәсәбәттә, матур итеп яшиләр. Үз тырышлыклары, булдыклы гамәлләре белән зур һәм мәһабәт йорт та төзеделәр.

Ә күптән түгел генә «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан Республикасы филиалында махсус хәрби операциядә катнашучыларны чираттагы тантаналы бүләкләү булды. Алар арасында сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен Миңнегали Шәйморатов исемендәге медаль белән Азат ага да булды. Азат әфәндене БР Башлыгы Радий Хәбиров шулай ук махсус исемле пычак белән дә бүләкләгән иде. Чакмагышлылар якташлары өчен ихлас горурлану хис-тойгылары кичерделәр.

"Ватан сакчылары белән горурланабыз, аларга сәламәтлек һәм уңышлар телибез", - дип яза социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтында Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев.

Без дә Реканс Фәнил улының матур теләкләренә ихлас кушылабыз һәм Азат Рәүф улына фидакарьлеге, мактаулы хезмәтләре һәм каһарманлыгы өчен рәхмәтлегебезне җиткерәбез.

 

Юлай НИЗАЕВ.

Чакмагышның батыр улы
Чакмагышның батыр улы
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: