Чарада «Бердәм Русия» партиясенең Генераль советы Секретаре вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Владимир Якушев, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Алтай Республикасы Башлыгы, төбәк Хөкүмәте рәисе Андрей Турчак һәм Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин катнашты.
Радий Хәбиров гумконвой йөртүчеләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга имин юл теләде.
— Хезмәтегез өчен рәхмәт! Бергә барыгыз, колоннаның иминлеген тәэмин итегез. Сез чын ир-ат эше эшлисез-якыннарыгыз Сезнең белән горурлансын. Без Башкортстанда үзебезнең егетләргә күпме кирәк булса, шулкадәр ярдәм итәргә, дигән карар кабул иттек. Һәр рейс кыйммәтле йөк алып бара, аны көтәләр. Үзегезне саклагыз, тагын бер тапкыр рәхмәт, — диде Радий Фәрит улы.
Денис Пушилин яугирләргә ярдәм китерүнең мөһимлеген ассызыклады.
— Сез башкарган эш гаять мөһим һәм зур. Сез китергән бар нәрсә гомерләрне коткара һәм җиңүне якынайта. Моны нәкъ шулай кабул итәргә кирәк. Хәзер фронт линиясендә барган хәлләр төп рольне уйный. Бу безнең төбәкләрне берләштерә, ә сезнең ярдәм уртак эшкә хәлиткеч өлешкә әверелә, – дип ассызыклады Денис Пушилин.
Юлай НИЗАЕВ.
Фото: БР Башлыгы порталы.