Барлык яңалыклар

Рәхмәт, Рәфис!

Үзе еракта булса да, күңеле белән гел монда!

Рәхмәт, Рәфис!
Рәхмәт, Рәфис!

Үзе еракта булса да, күңеле белән гел монда!

 

Италиядә яшәүче якташбыз, Кырмыскалы районы егете, опера җырчысы Рәфис Хөснетдинов махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә 30 мең сум күләмендә ярдәм җибәргән. Бу акчаны ул Актаныш районының Актанышбаш авылында яшәүче волонтер Резида Храмовага салган.

 

«Италиядә минем дустым, шагыйрә Алия Солтан яши. Тумышы белән Чакмагыш кызы. Шушы көннәрдә ул миңа багышлап шигырь язган иде һәм аны бик күп дусларына җибәргән. Шигырь волонтерлык хәрәкәтенә багышланган иде. Бик күп яхшы сүзләр яздылар, рәхмәтләр. Арасында шушы хат та бар иде:

«Хәерле көннәр Резида ханым. Сезнең телефон номерын якташым Алиядән алдым, ачуланмассыз, дим. Сезгә язуымның максаты – минем бертуган абыемның улы, отставкадагы полиция майоры Радик Хөснетдинов узган ел 8 декабрьдә махсус хәрби операция барышында һәлак булды. Менә инде елы тулып килә. Алия аша, сез СВОда булган батырларыбызга ярдәм җыеп озатасыз, дип ишеттем. Әлбәттә, әйбер салырлык мөмкинлек юк, мин сезгә туганымның рухына, батырлыгы истәлегенә, анда булган егетләребезгә ярдәм җибәрәсем килә. Акчалата. Мин сезгә салыр идем, кирәк-яракларны үзегез алырсыз дип өмет итеп калам. Рәхмәт белән җырчы Рәфис Хөснетдинов».

 

Рәфис әфәнде 30 мең акча күчерде һәм егетләргә оекбашлар, азык-төлек алырга кушты. Оекбашлар җитәрлек күләмдә булу сәбәпле, мин инде җитешмәгән әйберләрне алырга булдым. Аллаһның мең рәхмәтләре булсын бу егеткә. Туганының рухы шат, урыннары җәннәттә булсын. Дөньяларыбыз тынычланып, егетләребез туган илгә, туганнары янына әйләнеп кайтсыннар иде», – дип сөйләгән Резидә Храмова.

 

Рәфис Хөснетдинов еракта яшәсә дә, туган ил, кече ватаны белән араларын бер дә өзеп тормый. Ул мөмкин булганча еш кайтып йөри. Туган Башкортстаныбызда Рәфисне татар җәмәгатьчелегендә һәрчак көтеп ала. Шул ял вакытларында ул хәйрия концертлары да куеп китә, яшьләр белән очраша, русиядә узган конкурсларны үзенең кабатланмас тенор тавышы белән бизи. Изге күңелле якташыбызның бу гамәле дә безнең егетләрнең гомерләрен саклап калуда ярдәм итсен. Туганыңның рухы шат булсын, Рәфис. Үзенә хәерле иминлек телибез. Рәхмәт, Рәфис!

Фото: aktanysh.tatarstan.ru

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: