Барлык яңалыклар

Игезәк туганы артыннан МХОга киткән

Гаиләләрегез янына исән-сау кайтырга язсын! 

Гүзәл Насыйрованың социаль челтәрләреннән.
Фото:Гүзәл Насыйрованың социаль челтәрләреннән.

Иглин районында яшәүче ир-ат игезәк туганы артыннан  МХО зонасына  киткән. Район хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова  үзенең Телеграм-каналында сөйләвенчә, “Близнец” позывнойлы сугышчы гомеренең шактый өлешен закон һәм хокук тәртибен саклауга багышлаган.

–23 ел гомерен хокук тәртибе сагына биргән якташыбыз полиция капитаны званиесендә лаеклы ялга чыкты. Ә 2024 елда махсус хәрби операциядә катнашу карарын кабул итте. Бүгенге көндә ул десант-штурм бригадасында хезмәт итә, – дип язган Гүзәл Насыйрова. – Сугышчы “Близнец” атамасын юкка алмаган. Аның 2022 елдан бирле МХОда хезмәт итүче игезәк туганы бар.

Хәрбинең хатыны Люция Галимова җиңүгә булган өлешен тылда кертә, МХОда катнашучыларның әниләренә һәм хатыннарына актив ярдәм итә, психологик ярдәм күрсәтә. Аның җитәкчелегендәге “Алпамыш” яшьләр үзәге 2022 елда Башкортстанда ирекмәнлек хәрәкәте үсеше буенча иң яхшы үзәк дип табылган. Люция Галимова “Топ 100 лучших волонтеров Башкирии” китабы составына кергән, дип белдерә район хакимияте башлыгы.

–Галимовлар гаиләсе – бердәмлек һәм көчнең чын үрнәге.  Алар  гади булмаган хәлләрдә дә шатлыклы моментлар таба белә һәм шул ук вакытта башкаларга ярдәм итә. Мин аларга ныклы сәламәтлек, көч һәм энергия телим! – дип тәмамлаган сүзен Гүзәл Насыйрова.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: