Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
15 ноябрь 2024, 12:55

Егетләргә мунча озаттылар

Бүгенге көндә илебез халкы бердәм булып, махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрлечә ярдәм итә.

Әбҗәлил районы халкы да гуманитар ярдәм оештырыла башлагач та, бу эшкә дәррәү кушылды. Бүгенге сүзебез – шундый эшләрдә актив катнашкан Казмаш авылы халкы турында.

Әбҗәлил районының иң матур авылларының берсе булган Казмашта бердәм, тату, дәррәү халык яши. Алар матур инициативаларны күтәреп алып, бер-берсен дәртләндереп, озакка сузмыйча эшләп тә куя. Быел, мәсәлән, казмышлылар, “Аек авыл” республика конкурсына кушылып, аның чикләрендә бик күп эшләр башкара, чаралар үткәрә. Барлык бу эшләрнең башында авылның инициатива төркеме егетләре тора. Алар – Вадим Абдуллин, Азат Сәфиуллин, Насырҗан Агилов, Айтуган Абдуллин, Ринат Сафиуллин, Зариф Атауллин һәм Мансар Тахаув.

Махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыннан мунча кирәклеге турында хәбәр алгач та, егетләр бу мәсьәләне хәл итүне үз өстенә ала.

–  Мунча эшләү турында карар кабул ителгәннән соң дәррәү эшкә тотындык. Мунчаны эшләүгә башта ике көн китте. Егетләрнең кемедер агач әзерләде, икенчеләре эретеп ябыштырды, өченчеләре Магнитогорск шәһәреннән төзелештә кирәк  башка әйберләрне алып килде. “Күмәкләгән – яу кайтарган”, ди халкыбыз. Бердәм булгач, эшебез дә тиз булды, җиңел булды.

Мондый эш, әлбәттә, зур чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә акча җыю турындагы игъланга тиз арада кушылган һәм кыска гына вакыт эчендә тиешле сумманы җыйган авылдашларыбызга, шулай ук мөһим эштән читтә калмаган Үтәгән  авылы халкына зур рәхмәт. Һәркем хәленнән килгәнчә акчалата ярдәм күрсәтте, кул ярдәме дә җитәрлек  булды.

Былтыр да ноябрь аенда ике мунча эшләп, егетләргә алып барган идек, төгәл бер елдан соң тагы да бер мунча, башка төрле гуманитар ярдәм белән тагы да юлга чыктык. Әле мунчаны алып килеп җиткереп, егетләргә тапшырдык. Шулай ук туганнары, авылдашлары һәм райондашлары барлык күңелләрен салып, изге теләкләрен теләп  җибәргән күчтәнәчләрне дә алып куанды алар. Мунча һәм гуманитар ярдәм өчен барысына да олы рәхмәтләрен белдереп калды, – дип хәбәр итте Вадим Рифкать улы.

Гөлназ Маннапова.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: