Барлык яңалыклар

МХО сугышчылары өчен часовня бурасы җибәрәчәкләр

Хәрбиләрнең мәчетләре булган, ә менә православие гыйбадәтханәсе - юк. 

Белорет районы Әзекәй авылы халкы МХО сугышчылары өчен зур булмаган часовня бурасы бураганнар.

“Без аны махсус хәрби операциясендәге егетләргә илтәчәкбез”, – дип язган үзенең социаль челтәрләрендә Андрей Иванюта.

Аның сүзләренчә, шундый үтенеч белән аңа Салават Юлаев исемендәге полк хәрбиләре мөрәҗәгать иткән. Аларның мәчетләре бар, ә менә православие гыйбадәтханәсе булмаган.

Алты метрлы бүрәнәләрне үз акчасына  Белореттан эшкуар Руслан Дабагаев сатып алган. “Зенит” сәүдә-сәнәгать компаниясе  директоры Роберт Гыймранов бу бүрәнәләрне цилиндровкалаган.

Часовняны Әзекәй авылы старостасы Роберт Фәтхетдинов абыйсы Гыйззәт Казыргалин белән бураган. Төрле кораллар өчен ягулык-майлау материаллары белән эшкуар Гөлгенә Бадалова һәм Пуля псевдонимлы кыз, шулай ук Әзекәй авыл советы башлыгы Наҗия Вәлиева  ярдәм иткән. Процессны да ул оештырган, спонсорларны, агач аударучыларны, осталарны җәлеп иткән.

“Эш авыр, шулай да бер атна дигәндә төгәлләдек, – ди Андрей Иванюта. – Әлеге хәйриячеләр үзләрен атауны кирәк дип тапмаган иде, әмма бүгенге көндә шундый игелекле эшләр турында сөйләргә кирәк дип уйлыйм. Кешеләр янәшәдә ярдәм кулы сузарга, акчаларын бирергә, вакытларын һәм көчләрен багышларга әзерләрнең күп булуын белсеннәр. Шундый мәрхәмәтле кешеләрдән үрнәк алсыннар һәм дөньяда  игелекле эшләр күбрәк булсын иде. Битараф булмаганнарга зур рәхмәт! Тиздән часовня бурасын МХО биләмәсенә илтүне оештырачакбыз”.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: