-4 °С
Болытлы
Русия хөкүмәте имгәнүләр – яраланулар, җәрәхәтләр, контузияләр – алгандагы бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен билгеләде. РФ Хөкүмәтенең тиешле карары хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
Документка ярашлы, сүз РФ Президенты Указы буенча махсус операциядә катнашучыларга түләүләр турында бара. Түләү күләме имгәнүнең авырлыгы дәрәҗәсенә (яралану, җәрәхәтләр, контузия) бәйле. Авыр имгәнүләр – 3 млн сум, уртача авырлыктагы имгәнүләр — 1 млн сум, җиңел имгәнүләр 100 мең сум тәшкил итә.
Чыганак: bashinform.ru