Барлык яңалыклар

Алар югары бүләккә лаек

Уфада МХОда катнашкан бер төркем ветераннарга генерал Миңлегали Шәйморатов медале һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы таныклыгы тапшырылды.

Рәйлә Сабитова һәм Рәүф Идрисов фотолары.
Рәйлә Сабитова һәм Рәүф Идрисов фотолары.

Уфада  «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Башкортстан буенча филиалы җитәкчесе, Башкортстан Республикасы ДәүләтҖыелышы – Корылтай депутаты Гөлнур Кулсарина махсус хәрби операциядә катнашкан бер төркем ветераннарга генерал Миңлегали Шәйморатов медале һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы таныклыгы тапшырды.

Үз чыгышында ул, махсус хәрби операциядә катнашып, сәламәтлекләренә зыян килгән хәрбиләргә бар яклап та дәүләт ярдәме булачагын әйтте, тыныч тормышта да илгә хезмәт итүдә, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә уңышлар теләде. Гөлнур Галинур кызы болай диде: «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» танытмасы дәүләт аша булдырылған социаль гарантияләрне, льготаларны алырга ярдәм итәчәк. Ни өчен фондың филиалында бу эш башҡарыла? Чөнки без махсус хәрби операциядә катнашучы шәхси хәрби компанияләрнең вәкилләренә  шушы  статусны алырга документларны җыярга  ярдәм итәбез һәм оборона министрлыгына комиссияне үткәрү өчен җибәрәбез. Комиссиядән үткәч, сугыш хәрәкәтендә катнашучы статусы – таныклыгы безнең аша килә, һәм без аларны тапшырабыз. Ә дәүләт наградаларына килгәндә, аны,  беренче чиратта, хәрби операциядә авыр яраланган, сәламәтлегенә ныклы зыян килгән, алгы сызыкта җаннарын аямый көрәшкән егетләребез ала, икенчедән, ул махсус хәрби операциядән кайткач та безнең җәмәгать тормышында актив катнашучы, безнең филиалга ярдәм итүче, дәүләтебезгә битараф булмаган  егетләргә бирелә. Гомумән, алар район-шәһәрләребездәге җәмәгать эшендә катнашып, дәүләтнең сәясәтен үткәрергә ярдәм итәләр.  Шушы егетләргә без бүген наградалар тапшырабыз. Традиция буенча, мондый чаралар оештырылып тора, бүгенге наградалар һәм ветеран статусы алучылар арасында адаптив спорт төрләре буенча Башкортстанның җыелма командасында чыгыш ясаучылар да бар. Алар һәрвакыт беренче урыннарны алалар. Шулай ук социаль проектларда катнашучылар да бар”.

Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы инвалидларның Башкортстан төбәк оешмасы җитәкчесе, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Әлфит Нигъмәтҗанов та махсус хәрби операция  ветераннарына тыныч тормышта югалып калмаска, үз урыннарын табарга, күркәм гаиләләрдә бәхетле тормыш теләде.

Әлфит Рафаил улы болай диде: ”Бүген сез статус алдыгыз, һәм сезнең тормышта яңа чор башлана. Анда сез ветеран намусы кодексы белән дә яши башлыйсыз. Ул яшь буынга үрнәк булырлык әхлаклы тормышны да, җәмәгать эшендә активлыкны да, Ватанга хезмәт итүнең дәвамын да аңлата. Җәмгыятькә таянып реабилитация үтү кирәк. Кешеләргә кирәклеклегегезне тою да сезгә ярдәм итәчәк. Мин ул юлны үттем. Без бер тапкыр ант иттек һәм аңа тугры калыйк, чөнки безнең Ватаныбыз берәү генә”.

Хәрби инвалидтарның «Яугир» Гомумрусия  җәмәгать оешмасының төбәк бүлекчәсендә рәис вазифасын башкаручы Алексей Рыбаков наградалар белән котлады һәм яугирләргә иң изге теләкләрен җиткерде.

Тарихи вакыйга коллектив  фотога төшү белән тәмамланды.

Рәйлә Сабитова һәм Рәүф Идрисов фотолары.
Рәйлә Сабитова һәм Рәүф Идрисов фотолары.
Рәйлә Сабитова һәм Рәүф Идрисов фотолары.
Рәйлә Сабитова һәм Рәүф Идрисов фотолары.
Рәйлә Сабитова һәм Рәүф Идрисов фотолары.
Рәйлә Сабитова һәм Рәүф Идрисов фотолары.
Рәйлә Сабитова һәм Рәүф Идрисов фотолары.
Рәйлә Сабитова һәм Рәүф Идрисов фотолары.
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: