Бүген ЦУРда узган оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына шифаханә-курортларда МХОда һәлак булганнарның әти-әниләренә генә түгел, ә аларның үги әти һәм үги әниләренә дә дәвалану мөмкинлеге биргән механизмны эшләргә кушты.
Радий Хәбиров Мәчетле районындагы гаилә тарихын сөйләп үткән. Ул бу тарихны Большеустьикин авылында һәлак булган сугышчылар гаиләләре белән очрашуда белгән. МХО зонасында гомере өзелгән хәрбине биш яшеннән алып үги әтисе тәрбияләгән. Әмма гаиләләргә ярдәм күрсәтү чараларыннан ул куллана алмый.
“Ул аны биш яшеннән тәрбияләгән, ике дистә ел, ә ярдәм чараларыннан куллана алмый. Гаделсездер инде бу, әйеме? Аларның барлык белешмәләре бар. Шундый тәкълимне кертегез, – дип, төбәк Башлыгы ведомствога йөкләмә бирде. – Республикада мондый очраклар күп түгелдер, күп акча тотынмасбыз, дип уйлыйм”.
Бүгенге көндә хәрбиләр һәм аларның гаиләләре республиканың 15 шифаханәсендә сәламәтлеген ныгыта ала.
Чыганак: bashinform.ru