Махсус хәрби операция
11 ноябрь 2024, 16:10

Ил сакчыларына – лаеклы наградалар

   Уфада Ватанны саклаучылар фонды  җитәкчесе, республика дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Кулсарина махсус  хәрби операциядә катнашкан бер төркем ветераннарга генерал Шәйморатов медале һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы таныклыгы тапшырды.

Ил сакчыларына – лаеклы наградаларИл сакчыларына – лаеклы наградалар
Ил сакчыларына – лаеклы наградалар

Уфада Ватанны саклаучылар фонды  җитәкчесе, республика дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Кулсарина махсус  хәрби операциядә катнашкан бер төркем ветераннарга генерал Шәйморатов медале һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы таныклыгы тапшырды.

    Үз чыгышында ул, МХО да катнашып, сәламәтлекләренә зыян килгән хәрбиләргә  бар яклап та дәүләт ярдәме  булачагын әйтте, тыныч тормышта да илгә хезмәт итүдә, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә уңышлар теләде.

   Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы инвалидлар төбәк оешмасы җитәкчесе, халык  депутаты Әлфит Нигьмәтҗанов та МХО ветераннарына яңа тормышта югалып калмаска, үз урыннарын табарга, күркәм гаиләләрдә бәхетле тормыш теләде.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас