Барлык яңалыклар

Безнекеләр иң яхшылар арасында!

   “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Бөтенрусия семинарында Башкортстан филиалын иң яхшылар исәбендә дип билгеләделәр.

Безнекеләр иң яхшылар арасында!
Безнекеләр иң яхшылар арасында!

“Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Бөтенрусия семинарында Башкортстан филиалын иң яхшылар исәбендә дип билгеләделәр.

   Самарада 7 ноябрь көнне “Ватанны саклаучылар” дип аталган махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү Дәүләт фонды филиаллары җитәкчеләре өчен семинар-киңәшмә тәмамланды. Форумга җыелган 89 субъект вәкилләре СХО ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр турында фикер алышты.

   Чарада статс-секретарь – РФ Оборона министры урынбасары, “Ватанны саклаучылар” фонды рәисе Анна Цивилева, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашты.

   Семинарда “Ватанны саклаучылар” фондының ел ярым вакыт эчендә башкарылган эшләренә нәтиҗә ясалды: гомум алганда барлык филиаллардан 1693000 ярдәм сорау буенча мөрәҗәгать кабул ителгән, шуларның 1543е хәл ителгән.

   -Узган вакыт эчендә филиаллар җитәкчеләрәре һәм хезмәткәрләре зур эш башкарды. Идел буе федераль округы филиаллары ачылганнан соң 150 меңләп мөрәҗәгать булган, 300ләп сораулар каралган, барсы да диярлек уңышлы хәл ителгән. Бу мәсьәләләрне хәл итү тәү чиратта фонд җилкәсенә төште һәм сез аларны уңышлы хәл иттегез,- диде үз чыгышында Игорь Комаров.

      Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров фикеренчә, Уфадагы филиалда эшләр тиешле дәрәҗәдә оештырылган.

   Исегезгә төшерәбез: төбәк филиалы Уфада 2023 елның 1 июлендә, Уфа шәһәре, Минһаҗев урамы, 107 адресы буенча ачылды.

Фото: филиал фонда «Защитники Отечества» в РБ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: