Ринат Фәхрисламовка багышланган хәтер тактасы ачылды.
Күптән түгел, Аскында дулкынландыргыч вакыйгалар булып узды. Биредә Ринат Фәхрисламовка багышланган хәтер тактасы ачылды һәм милли көрәш буенча шәхси-команда турниры узды.
Хөрмәтле кунаклар арасында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы Ирек Сәгыйтов булды.
Чаралар Билгеш авылында дәвам итте. Биредә Ринат Фәхрисламов хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Чакырылган кунаклар арасында Уфа "Нур" татар театры актрисасы Рида Фәхрисламова да булды. Ул бертуганы, өлкән лейтенант, Батырлык һәм Миңнегали Шәйморатов орденнары кавалеры, махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Фәхрисламов Ринат Фәһаметдин улының истәлеген мәңгеләштерү буенча уздырылган тантаналы һәм дулкынландыргыч чараларда катнашты.
Җиңү паркында герой портреты төшерелгән истәлекле такта куелды. Бу символик адым Ватан өчен гомерен биргән яугир истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән.
Батырның авылдашларын, туганнарын һәм якыннарын хакимият башлыгы Динис Рәдис улы Йосыпов, командир урынбасары - Урал ОМОН ОПР начальнигы, полиция полковнигы Рәфис Рафаил улы Вәлиев, авыл җирлеге башлыгы Ринат Хәмзә улы Галәветдинов, Ринатның бертуганы Рида Фәхрисламова сәламләделәр.
Мемориаль тактаны Ирек Сәгыйтов, Динис Йосыпов, Ринат Фәһәметдин улының әнисе Нәзилә Нурлыгаян кызы ачтылар. Аннары мемориаль тактага чәчәкләр салынды.
Ринат Фәһәметдин улы тынычлык өчен гомерен бирде. Ул мәңгегә үз Ватанының чын патриоты булып калачак.
Чара кысаларында оештырылган бәйге дә кызу барды. 2008-2010, 2011-2013 елларда туган яшүсмерләр арасында көрәш буенча беренче шәхси-команда турниры да шул рухта үтте. Бу көнне килгән кунаклар чын көрәш күрде. Әйткәндәй, ярышларга республиканың җиде районыннан һәм ике шәһәреннән 150гә якын көрәшче килгән иде. Ярышлар нәтиҗәсе буенча команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урынны аскынлылар алды, икенчесе – караиделлеләрдә, өченче урында – Салават районы вәкилләре.
Егетләр, көчле булыгыз! Сез – каһарманнар данын дәвам итәсе төп көчләр. Киләчәктә Ватан чикләрен тыныч күк йөзе астында сакларга язсын сезгә!