Иң мөһиме – хәстәрлек күрсәтү

Төбәк җитәкчесе һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренең кайгысын уртаклашты һәм хәрбиләргә сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң бирелгән генерал Шәйморатов орденнарын туганнарына тапшырды.

Иглин авылында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  – Иглин районыннан махсус хәрби операциядә һәлак булган Руслан Бәширов, Альфред Кәбиров, Виталий Коломасов, Алексей Кулаков, Максим Медведев, Владислав Михайлов, Владимир Пашенцев, Станислав Петрутик, Антон Пешков, Салават Гаязов, Михаил Дубровин, Денис Фәтхетдиновның гаиләләре белән очрашты.

Төбәк җитәкчесе һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренең кайгысын уртаклашты һәм хәрбиләргә сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң бирелгән генерал Шәйморатов орденнарын туганнарына тапшырды.

– Сезнең улларыгыз һәм ирләрегез Ватан өчен гомерләрен биргән кешеләр. Без сезнең кайгы-хәсрәтегезне уртаклашабыз һәм сезнең белән бергә кайгырабыз. Аларның һәрберсе үз бурчын ахыргача үтәгән. Алар – чын геройлар, республика алар белән горурлана. Безнең төп бурычыбыз – аларны онытмаска, хәтерләрен мәңгеләштерергә, әти-әниләрен, гаиләләрен һәм балаларын кайгыртып торырга, – диде Радий Хәбиров. 

Башкортстан Башлыгы республика кардиоүзәгендә махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның  ата-аналарын савыктыру һәм реабилитацияләү программасы эшләвен әйтте.

– Район хакимиятенә мөрәҗәгать итегез, муниципалитет сезне дәвалануга илтү өчен транспорт бирәчәк,– диде Радий Хәбиров. –Җирле хакимиятләр һәлак булган хәрбиләрнең ата-аналары һәм аларның гаиләләре белән һәрвакыт элемтәдә булырга, кирәкле ярдәм күрсәтергә тиеш.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас