Барлык яңалыклар

Алар – "Көчле кешеләр"

Башкортстанда “Көчле кешеләр” проекты старт алды.

Башкортстанда “Көчле кешеләр” проекты старт алды.

Проектның максаты – хәрби хезмәткәрләрне – махсус хәрби операциянең демобилизацияләнгән катнашучыларын реабилитацияләү. Проектта клиник психолог консультацияләре, шәхси тренер белән бергә һәвәскәрләр спорты белән шөгыльләнү, республика дәрәҗәсендәге ярышларда катнашу каралган.

2024 елның 1 ноябреннән 2025 елның 31 мартына кадәр проектта катнашуга гариза биргән 200 хәрби югары квалификацияле биш тренер җитәкчелегендә ике тренировка циклы узачак һәм Башкортстан пауэрлифтинг милли ассоциациясенең төбәк турнирларында катнашачак.

Ярышлар 30 ноябрьдә һәм 1 декабрьдә Салаватта, 1-2 мартта Уфада узачак. Һәвәскәр спортчылар түбәндәге дисциплиналар буенча ярышачак:

– пауэрлифтинг (көчле өч төр ярыш);

– рус жимы (штанганы яткан килеш күп тапкыр күтәрү);

–  штанганы бицепска күтәрү;

 – армрестлинг.

Финанслау Башкортстан Башлыгы гранты исәбенә башкарыла.

– Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан сугышчылар еш кына авыр психологик проблемалар белән очраша. Белгечләр бәяләвенчә, хәрби хәрәкәтләр зонасында булган кешеләрнең 60 проценты стресстан җафалана. Аларны спортка җәлеп итү клиник психолог белән эшләүнең нәтиҗәсен күп тапкырлар көчәйтергә сәләтле. Көч спорты агрессиядән чыгарга, эмоциональ торышны яхшыртырга ярдәм итә. Безнең проект хәрбиләргә тыныч тормышка кайтырга ярдәм итәчәк, – ди “Көчле кешеләр” проекты җитәкчесе Алсу Үтәгәнова.

Гаризалар кабул итү дәвам итә. Проектта катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча заявка тутырырга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/670fb34ce010db0f9ae89ccd/.

Проект социаль челтәрләрдә дә бар: ВК: @strongpeoplerb, Telegram: @strongpeoplerb.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: